Буа районында чишмә ачылды
Бүген Буа районы Иске Суыксу Выселкасы авылында чишмә ачылды. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Аны ачу тантанасына муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев килде. Авыл халкын, кайткан кунакларны әлеге бәйрәм белән котлады.
Чишмәне шул авылда туып үскән Илдар Әхмәтшин әтисе Әмирҗан белән төзегән. Халык акча җыйган. Бәйрәмдә чишмә төзелешенә ярдәм итүчеләрне билгеләп үттеләр.
Фото: © https://buinsk-tat.ru/
