Ютазы районы Урыссу бистәсендә «Безнең ишегалды» фестивале узды
Ютазы районының Урыссу бистәсендә мәдәният йорты каршындагы мәйдан халыкны һәм кунакларны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Биредә «Безнең ишегалды» яхшы күршелек фестивале җәелдерелде. Чара җирле халыкны һәм бөтен районнан, республикадан килгән кунакларны берләштерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Ютазылыларга сәламләү сүзе белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Аяз Шәфигуллин, республика активы вәкиле, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов, иҗтимагый ярдәм штабы әгъзасы, махсус хәрби операциядә катнашучысы һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Рөстәм Ногманов мөрәҗәгать итте.
Аяз Шәфигуллин соңгы биш елда республика ярдәме белән районда башкарылган масштаблы эш турында искә төшерде. Бу вакытта өч балалар бакчасы һәм 13 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, административ биналар тәртипкә китерелде, яңалары төзелде. Биш яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде һәм дүрт сәламәтлек саклау объекты ремонтланды. 37 күп фатирлы йорт яңартылды, ә быел «Чемпион» яңа теннис залы ачылды.
«Бүген без төзек һәм заманча торак пунктларда яшибез, һәм бу күбесенчә республика җитәкчелеге казанышы», – дип билгеләп үтте ул.
Спикер юл инфраструктурасына аерым игътибар бирде: җирле әһәмияттәге 125 юл асфальтланган һәм ремонтланган. Республика Рәисенең шәхси ярдәме белән Ык елгасы аша күпер төзелеше тәмамлана.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Ютазы районында 54 ишегалды төзекләндерелгән, шуларның 23е – авыл җирлегендә.
«Татарстан бүген көчле икътисадлы илнең төп төбәкләренең берсе булып тора. Соңгы ун елда 400 парк, 1,5 мең медицина учреждениесе төзекләндерелде, 100 мәктәп һәм балалар бакчасы төзелде, биш меңнән артык ишегалды яңартылды. Матурлык илһамландыра, ә каралган ишегаллары көндәлек тормышның бер өлешенә әверелә», - диде Камил Гыйльманов.
Фестиваль кысаларында «Безнең ишегалды» программасында актив катнашкан күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында Горький урамы, 8 йортта яшәүче педагог-ветеран Алла Федорова да бар.
«Тирә-ягыгызга карагыз – без бит оҗмахта яшибез! Шундый матурлык, уңайлылык һәм төзеклек. Боларның барысы өчен дә без, халык, ТР Рәисенә рәхмәтебезне җиткерәбез», - дип уртаклашты Алла. Өлкән яшьтә булуга карамастан, ул элеккечә ишегалдында тәртипне актив күзәтә һәм күршеләренә үрнәк булып тора.
Фестиваль «Татарстанда җәй» проекты кысаларында концерт программасы белән тәмамланды.
Параллель рәвештә «Бердәм Россия» партиясенең агитация палаткасы да эшләде, анда агитаторлар Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидат Рөстәм Миңнехановны хуплап материаллар тараттылар.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) тәкъдим итте.
Материал Юлия Дәүләтбаева катнашында әзерләнде.