Югары Осланда боз сарае һәм футбол манежы төзүне планлаштыралар
Казан шәһәре Думасы депутаты, Казанның Үзәк стадионы директоры Илгиз Фәхриевның Югары Ослан районына сәфәренең төп темасы спорт инфраструктурасын үстерү булды. Муниципалитет башлыгы Евгений Варакин белән ул спорт өлкәсендәге вазгыятьне бәяләде һәм перспективалы проектлар турында фикер алышты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Кунакка төп объектлар – «Жемчужина» бассейны һәм «Чемпион» спорт комплексы күрсәтелде. Илгиз Фәхриев инфраструктураның торышына югары бәя бирде. «Районда спортны актив үстерү өчен барлык шартлар да диярлек тудырылган», – диде. Әмма, аның сүзләренчә, квалификацияле тренерларга кытлык җитди проблема булып кала, бигрәк тә балалар-яшүсмерләр спортында.
Район башлыгы Евгений Варакин спорт секцияләрендә еш кына тиешле белеме һәм тәҗрибәсе булмаган кешеләр шөгыльләнүен, бу яшь спортчыларны әзерләү сыйфатына турыдан-туры йогынты ясавын һәм инде төзелгән объектларның потенциалын тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирмәвен билгеләп үтте. Бу, аның фикеренчә, районда массакүләм спорт үсешен тоткарлый.
«Безнең кешеләр шәһәр халкы кебек үк шартларга ия булырга лаеклы. Безгә яңа спорт объектлары, профессиональ тренерлар, мөмкин кадәр күбрәк бушлай секцияләр кирәк. Спорт белән барыбыз да, бигрәк тә балалар шөгыльләнә алырга тиеш», - диде Варакин.
Вазгыятьне үзгәртү өчен районда боз сарае һәм футбол манежы төзү планлаштырыла, алар авыл җирлегендә физик культура һәм спортны үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк. Депутат Фәхриев инициативаны хуплады һәм белгечләрне җәлеп итүгә, проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
«Һәр юнәлешкә ким дигәндә икешәр профессиональ тренер җәлеп итү дә җитә - һәм бу инде сыйфатлы нәтиҗә бирәчәк», - дип билгеләп үтте Фәхриев, спортта кадрлар составын көчәйтү кирәклеге турында сөйләгәндә.
«Татар-информ» агентлыгы Югары Осланда яңа ЗАГС барлыкка киләчәге турында хәбәр иткән иде.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.