Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2025

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете балалар хатларының рухи көч бирүен әйтте

0

Зәйнең «Игелек үзәге»ндә махсус хәрби операциядә катнашучы Николай белән очрашу узды. Чара яшьләргә патриотик тәрбия бирү кысаларында оештырылды. Хәрби егет балаларга хезмәте, туган яктан гуманитар ярдәмнең әһәмияте турында сөйләде һәм Тувадан мәктәп укучысыннан алган хатны үзе белән йөртүен әйтеп, күңелләрне дулкынландырырлык әлеге хатны балаларга да укып күрсәтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Николай хәрби зонада «Дядя» позывноен йөртә. Балалар аның фронт тормышы турында сөйләгәнен зур кызыксыну белән тыңладылар.

Фронт көннәре турында сөйләгәндә кызларның күңеле нечкәрсә, ә малайлар хәрби тормыш белән кызыксынып, махсус хәрби операциянең детальләре турында аерым игътибар белән сораштылар. Очрашу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм балаларда тирән тәэсир калдырды.

«Бу чара патриотик тәрбия буенча масштаблы программаның бер өлеше булды, аның максаты — үсеп килүче буында Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү һәм Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеген аңлату. Балалар конкрет мисалда чын геройның янәшәдә яшәвен күрделәр. Мондый очрашулар балаларда тормыш кыйммәтләре юнәлешләрен формалаштыра, аларда үз иле өчен горурлык хисе тәрбияли», - ди чараны оештыручылар.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *