Казанда Бөек Идел юлы турында интерактив күргәзмә тәкъдим иттеләр
Казан Кремлендә ««Ватанның чишмә башы. Бөек Идел юлы» интерактив күчмә күргәзмә презентациясе булды.
Кунаклар IX-XI гасырларга кайтты, борынгы сәүдә маршрутлары турында белде, сәүдәгәрләрнең коралларын, товарларын һәм көнкүреш әйберләрен күрде, шулай ук төп экспонатны — археологик мәгълүматлар буенча торгызылган борынгы рус көймәсенең төгәл реконструкциясен карады.
Кичә «Бөек Идел юлы: корабльләр, походлар, сәясәт һәм сәүдә» дигән лекция үткәрелде. Катнашучылар дәүләт төзелешендә сәүдә юлларының роле, гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн Фадланның Идел буе Болгары турындагы язмаларын һәм урта гасыр суднолары төзү технологияләрен белделәр.
Проект Президент грантлары фонды һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
«Безнең максат - үткәннәр турында сөйләү генә түгел, ә кешеләргә аны тоярга мөмкинлек бирү. Бөек Идел юлы сәүдә итү генә түгел, мәдәниятләр, һөнәрләр, идеяләрнең үзара йогынтысы да ул. Без бу мирасны җанлы һәм аңлаешлы итәргә омтылабыз», - дип уртаклашты проект җитәкчесе Наил Хәбибуллин.
Ачылышта Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе Тимур Камалетдинов катнашты. Ул проектның төбәктә тарихи реконструкцияне популярлаштыру өчен әһәмиятен билгеләп үтте.