Түбән Кама театры артисты «Татарстан гүзәле»ндә «Миссис артистлык» титулын яулады
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артисты Гүзәл Шәмәрдәнова «Татарстан гүзәле» бәйгесенең финалында «Миссис артистлык» титулын яулады. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru сайтында хәбәр ителә.
Аңа бу номинациядә җиңү авыр булмый, чөнки ул артист бит — 18 ел татар драма театрында эшли, шуңа күрә белгән һөнәре. Конкурс ярдәмендә актриса үзенең «Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен театр» проектын тәкъдим итә алды.
Гүзәл Шәмәрдәнова жюриның игътибарын бик тиз үзенә җәлеп итә, финалга чыга һәм лаеклы бүләкне ала. Иҗади номер өчен ул «Анам кыры» повестеннан яраткан монологын сайлаган. «Нибары 3 минут вакыт бирелде, һәм мин аны мөмкин булганча кыскартырга тырыштым, ләкин шул ягы бар — әсәрнең эчтәлеге бик бай. Калган биюле өзекләрне без ирем белән башка спектакльләрдән алдык», — дип уртаклашты Гүзәл Шәмәрдәнова.
«Татарстан гүзәле» бәйгесе турында Гүзәл Казанда әтиәниләрендә кунакта булганда очраклы гына ишеткән. Атна буе ул башка катнашучылар белән бергә төрле укыту программаларына, фотосессияләргә йөргән. Түбәнкамалы шунда ук үз проектын да тәкъдим итә.
«Бу конкурс форматы гына түгел, ә тулы бер уку атнасы — өйрәтү материалы, фотосессияләр атнасы, сәяси эшлеклеләр белән төрле очрашулар булды, без анда үзебезнең социаль проектны якладык. Минем «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен театрны үстерү» проекты бар иде», — дип сөйләде конкурста җиңүче.
Хәзер Гүзәл Шәмәрдәнова театрда эшләвен дәвам итә — яңа спектакльләргә әзерләнә. Моннан тыш, буш вакытларында ул гаиләсе белән булырга да өлгерә — аның өч улы бар. Һәм, әлбәттә, хәзер артистның планнарында — үз проектын тормышка ашыру.