Яңа Кырлайда җирлек башлыкларына «Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел» медальләре тапшырылды
Яңа Кырлайда узган «Ат көне»ндә җирлек башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә күренекле Совет һәм Россия хәрби эшлеклесе, армия генералы, тарих һәм хәрби фәннәр докторы, профессор Мәхмүт Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлек медальләре тапшырылды. Медальләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүчеләргә бирелде.
«Туган якларыннан еракта, Ватаныбыз тынычлыгын һәм иминлеген саклаучы, махсус хәрби операция зонасында булучы батыр якташларыбыз безнең өчен ныклык, чыдамлылык, батырлык үрнәге. Илебездә барган вәзгыять берәүне дә битараф калдырмый, халкыбыз, райондашларыбыз бердәм булып җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш кертәләр. Бүген аларны билгеләп узмый мөмкин түгел. Районыбыз халкы, оешмалар, учреждениеләр, эшмәкәрләр, ветераннар, волонтерлар, авыл җирлекләре гуманитар ярдәм әзерләүгә зур көч куя. Районда җиде волонтерлар төркеме эшли. Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз сораган әйберләрне вакытында алырга тырышалар. Ярдәм күрсәткән бөтен кешегә рәхмәтемне белдерәм. Ил-көннәребездә тынычлык урнашсын, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын, сугыш афәтләре туктап, илебезнең батыр ир-егетләре туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Медальләр Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллинга, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллинга, «Казанка» агрофирмасы җитәкчесе Айдар Сабировка, «Курса МТСы» ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдиновка, «Заря» ширкәте җитәкчесе Рәдиф Закирҗановка бирелде.