Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре белән танышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров белән бергә Питрәч районы кырларында урып-җыю эшләренең барышын карады. Республика җитәкчесе шулай ук җирле актив белән очрашты, дип хәбәр итте аның матбугат хезмәте.
Район башлыгы Рәис Сөләйманов сүзләренчә, чәчүлек мәйданы 54,6 мең гектар тәшкил итә. Районда эре мөгезле терлекләр саны 9 меңнән артык.
Җәббаров билгеләп үткәнчә, районда урып-җыю 30 процентка төгәлләнгән. Терлекчелек буенча фермер хуҗалыкларының артуы һәм шуның белән бергә шәхси ярдәмче хуҗалыкларның кимүе күзәтелә.
Миңнеханов ассызыклаганча, халык белән эшләү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен азык үзәкләре булдырырга кирәк.
Моннан тыш, ул инфраструктураны яхшырту буенча кайбер программаларның гамәлгә ашырылуына игътибарны юнәлтте. Бер миллиард сумга якын акча район юлларына гына юнәлдереләчәк.
Шунда ук Рөстәм Миңнеханов «Кулонэнергомаш» ҖЧҖ заводында булды. Анда аңа җитештерү технологиясе турында сөйләделәр һәм җитештерелә торган продукцияне күрсәттеләр. Предприятие тимер-бетон эшләнмәләр заводлары һәм авыл хуҗалыгы тармагы өчен җайланмалар, корыч кою продукциясе һәм чуеннан эшләнмәләр чыгара, шулай ук газ, нефть, нефть химиясе һәм сәнәгатьнең башка тармаклары объектлары өчен җайланмалар проектлый һәм җыя.