Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2025

Татарстанда илкүләм проектларны үтәүгә планлаштырылган акчаның яртысы диярлек бүленгән

0

1 августка Татарстанда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 21,4 миллиард сум бүлеп бирелгән, бу - 2025 елга планлаштырылган акчаның 49,9 проценты. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акча, нигездә, «Гаилә» (8,5 миллиард сум), «Яшьләр һәм балалар» (3,7 миллиард), «Тормыш өчен инфраструктура» (5,6 миллиард), «Дәвамлы һәм актив тормыш» (2,8 миллиард), шулай ук «Кадрлар» (476,7 миллион), «Экологик иминлек» (171,8 миллион), «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» (120,9 миллион) илкүләм проектлары буенча бүленгән.

Быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан бюджетында барлыгы 42,9 миллиард сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган. Сүз федераль бюджет хисабына - 23,4 миллиард, республика бюджеты хисабына 19,5 миллиард сум турында бара.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *