Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повесте төрек телендә басылып чыкты
Төркиянең Әнкара шәһәрендәге «Бәнгү» нәшриятында күренекле татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повесте төрек телендә басылып чыкты. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәрҗемәчесе – галимә һәм шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин.
Фото: © ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте
