Татарстанда яшьләр сәясәте активистлары арасында торак конкурсына гаризалар кабул ителә
Татарстанда яшьләр сәясәте лидерлары арасында торак конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләшү булды.
Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, социаль ипотека программасы буенча әлеге бәйгегә тиңдәш конкурслар юк. «Яшьләр сәясәте, мөстәкыйль тармак буларак, шушы өлкәдә эшләүче белгечләргә дә, яшьләр сәясәте лидерларына, төрле шәһәрләрдә яшьләр учреждениеләре вәкилләренә, яшь галимнәргә дә ярдәм итә алабыз. Бу чара белгечләрне яшьләр сәясәте өлкәсендә беркетеп калдыру өчен кирәк», – диде министр.
Аның фикеренчә, егет яки кыз өчен, шәхси фатиры булу, гаилә коруга да этәргеч бирә. Ел саен яшьләр сәясәте лидерлары арасында 49 фатир уйнатыла. 2012 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән әлеге программа йөзләгән яшь кешегә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән. Торакка конкурста катнашу өчен, социаль ипотека программасы шартларында язылганча, бер кешегә торак мәйданы 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш.
«Яшьләр торак конкурсы – дәүләт сәясәтенең нәтиҗәле эшләп, Татарстан үсешенә өлеш кертергә әзер булган талантлы яшьләрнең төбәктә калуына һәм эшләвенә этәргеч бирүенә мисал», – диде Ринат Садыйков.
Былтыр яңа фатирлы булган 49 яшь белгечнең 7се – гаиләле, калганнары әле гаилә кормаган яшьләр. 2012 елдан республикада 29 район-шәһәрдән 489 яшь белгеч яңа фатир ачкычлары алган.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәр Россия Федерациясе гражданнары – студент, аспирантлар, яшь галимнәр, яшь муниципаль хезмәткәрләр, төрле оешмаларда эшләүче яшь белгечләр катнаша ала.