Лениногорск районының Каран авылында II «Татар аты» фестивале була
17 августта Лениногорск районының Югары Каран авылында II «Татар аты» фестивале узачак. Чара сәгать 9.00да Аударыш көрәшенең беренче этабы белән башланып китәчәк. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
10.00 сәгатьтә – рингка 2 яшьлек татар токымлы атларны чыгару булачак.
11.00 сәгатьтә – фестивальнең ачылышы.
Халык уеннары: «Камыр Батыр», «Арканчы», «Таш батыр» «Аркан тарту».
11.30 сәгатьтә – 2 яшьлек татар токымлы атлар чабышы, 3 яшьлек һәм аннан да зуррак татар токымлы атлары чабышы.
12.00 – «Улак» уенының күрсәтмә чыгышы.
12.30 – «Тәңкә алу», «Тай тулак», «Мәргән укчы» ярышлары һәм «Аударыш» ат өстендә көрәшенең ярымфиналы.
Концерт программасы да булачак.
«Бөтен дөньяга татар халкы аты белән танылды. Элек-электән татар халкы атлар тоткан. Элек атлар белән төрле уеннар оештырылган. Мәсәлән, «Тәңкә ату», «Мәргән укчы», «Күк бүре» һәм башкалар. Безнең максат, әлеге уеннарны кабат торгызу», – ди «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин.