«Балачак җыры» бәйгесе тантанасы: Җиңүчеләр, Әхмәтов кулыннан бүләкләр һәм теләкләр
«Балачак җыры» бәйгесенең алтынчы сезоны җиңүчеләре билгеле булды
«Балачак җыры» бәйгесе даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд күләме – 500 мең сум булды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырды.
«80гә якын материал кабул ителгән. Димәк, безнең балалар язмышына, киләчәккә битараф булмаган милләтәшләребез күп икән. Мин бик шат! Сез киләчәгебезне күзаллап эшлисез. Һәркайсыгызга рәхмәт. Әлбәттә, җиңеп һәм өмет белән яшик», — диде чыгышы вакытында Марат Әхмәтов.
Жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, «Балачак җыры» бәйгесе татар балалар мәдәниятен үстерүдә мөһим роль уйный һәм балаларда туган телгә карата кызыксыну уята.
Марат Әхмәтов «Балачак җыры» тантанасында «ШАЯН ТВ» телеканалына рәхмәтле булуын әйтте
Бүләкләү тантанасыннан соң Марат Әхмәтов чараны яктыртучы журналистлар белән аралашып алды һәм сорауларга җавап бирде.
«Беренчедән «ШАЯН ТВ» телеканалына бик рәхмәтлемен, бу алар булдырган проект. Ә без инде әлеге проектта катнашучыларның кызыксынуын көчәйтү максатыннан берникадәр ярдәмләшәбез. Һәм гомумән, әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләрен тәрбияләүдә, гаилә принципларын ныгыту факторларының берсе итеп тә кабул итәм бу «Балачак җыры»н. Мин үзем дә бу проектның ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлыйм һәм таныйм. Аннан соң бу бәйге балаларыбызның җыр сәнгатенә осталыкларын үстерү өчен дә бик мөһим һәм кирәк. Шуннан соң белем бирү оешмаларындагы кичәләрдә музыкаль бизәлешкә җырлар табу өчен җиңелрәк хәзер», – диде ул.
Җиңүчеләрне сәламләү сүзендә исә «Яңа Гасыр» телерадикомпаниясе АҖ генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов чыгыш ясады һәм бәйгенең мөһимлеген ассызыклады. «Чыннан да әйткәндә, без бу конкурсны башлап җибәргәндә уйламаган идек, үзе бер шундый көчле эшкә әверелер, дип. Без балаларга яңа мөмкинлекләр бирәбез, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерергә юллар ачабыз. Минем бик зур рәхмәтем Марат Готыф улына. Сез бездән дә алгарак күрәсез, бездән дә күбрәк беләсез. Менә шулай итеп эшләсәк балалар да, туган тел дә үсештә булыр», – диде ул.
Быел җиңгән авторлар арасында билгеле шагыйрә Эльвира Әхмәтова композитор Дилүс Шәйхразыев та бар иде. Алар «Рәхмәт сиңа, мәктәбем» дип аталган җыр белән җиңү яулаганнар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы, ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, ТР 1 класслы дәүләт киңәшчесе, Татарстан урналистлар берлеге әгъзасы, Россия журналистлар берлеге әгъзасы Эльвира Әхмәтова да сүз алып, балалар өчен җырларны берничә ел элек кенә яза башлавын һәм бәйгенең әһәмиятле булуын әйтте.
Шулай ук «Атлар» җыры сүзләрен «Идел» журналында эшләүче коллегабыз, әдип Нурихан Фәттах оныгы Зөләйха Камалова да җиңүчеләр рәтендә булды. Аның җырына көен 15 яшьлек Казан кызы Наилә Славина иҗат иткән булып чыкты. Наилә көйләрне 12 яшьтән үк яза башлаган булган.
«Балачак җыры»нда җиңүчеләрнең тулы исемлеге
2025 нче елда 6 нчы сезонда җиңгән җырлар һәм авторлар:
- «Рәхмәт сиңа, мәктәбем» Эльвира Әхмәтова сүзләре, Дилүс Шәйхеразиев көе;
- «Әби-бабаема» Гөлзилә Фәхретдинова сүзләре, Таһир Яруллин көе;
- «Әнием» Алинә Сиразова сүзләре һәм көе;
- «Атлар» Зөләйха Камалова сүзләре, Наилә Славина көе;
- «Яңа елда» Гөлназ-Дениз Гарипова сүзләре, Ләйсән Арсентьева көе.
Җиңүгә ирешкән 5 җырга киләсе елның 31нче мартына кадәр аранжировкалар ясалачак, җырлар профессиональ студиядә яздырырылачак, 5 җыр мастерингы, 5 видеоклип төшерү һәм монтажлау, буклетлар һәм флеш-карталар ясалу каралган.