Алабуга кешесе хәрбиләргә ярдәмгә автомобиль тапшырды
Алабуга кешесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә «УАЗ» автомобилен тапшырды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Сергей ярдәм итәргә тырыша: әйберләрне, азык-төлекне, көнкүреш химиясен һәм акчаларны гуманитар ярдәм җыю пунктларына тапшыра. Сугышта булган күп кенә якташларын шәхсән белә. Шушы көннәрдә ул хәрбиләргә ярдәмгә автомобилен тапшырды. Ул дусты Рөстәм Садыйков белән машинаны махсус хәрби операциядә кулланышка әзерләгән.
«Машина йөри, бик яхшы хәлдә. Ләкин, ышанычлырак булсын өчен, без аны яңадан карап чыктык, двигательне тикшердек, барлык винтикларына кадәр − тулысынча. Анда, фронт сызыгында, техниканың иң җаваплы моментта ватылмавы никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз», – диде Сергей.
«Штурмга барганда азык-төлек белән машиналар кайчакта вакытында килми, чөнки алар бөтен фронтка җитми. Һәм хәрбиләргә озак вакыт азык-төлексез яшәргә туры килә», – дип сөйләде Рөстәм.
«УАЗ»икны «Лего» кушаматлы хәрби кабул итте, ул машинаны алып китәр өчен хәрби операция зонасыннан махсус кайткан.
«Мондый ярдәмнең мөһимлеген сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Машина азык-төлек, кешеләрне алгы сызыкка алып керәчәк. Ләкин иң мөһиме — яралыларны алып чыгачак. Техника җитми, бу машина өчен зур рәхмәт», – диде хәрби.
Сергей машина белән гуманитар ярдәм дә бирергә планлаштыра. Бик тыйнак кеше ул, әмма чынлыкта ул тормыш иптәше Светлана һәм дуслары белән җиңүне якынайту өчен бик зур өлеш кертә.