Анкориджда узачак саммитта АКШ делегациясенең составы билгеле
Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трампны Аляскага Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуга барганда дәүләт секретаре Марко Рубио, финанс һәм сәүдә министрлары Скотт Бессент һәм Говард Лютник, Үзәк разведка идарәсе директоры Джон Рэтклифф, махсус вәкил Стивен Уиткофф озатып йөриячәк. Ак йортта шулай дип белдерделәр, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Моннан тыш, Америка делегациясе составына администрация хезмәткәрләре - беркетмә шефы Моника Кроули, Ак йорт аппараты җитәкчесе Сюзан Уайлс, аның урынбасарлары Джеймс Блэр, Бо Харрисон һәм Дэн Скавино, коммуникацияләр буенча директор Стивен Чун, матбугат секретаре Кэролайн Ливитт һәм АКШ Президенты ярдәмчесе Ник Луна да кергән. Шулай ук Аляскага Трампның спичрайтеры Росс Уортингтон һәм ярдәмчесе, Ак йорт аппаратының җаваплы секретаре Уилл Шарф та бара.
Хәзерге вакытта Дональд Трамп инде Вашингтон янындагы Эндрюс авиабазасыннан Алясканың иң зур шәһәре Анкориджга юл тоткан, саммит шундагы Элмендорф-Ричардсон авиабазасында узачак.
Ак йортның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Анкориджда ике яклы чаралар җирле вакыт белән 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатьтә) башлана. Россия Президенты Владимир Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков саммит Мәскәү вакыты белән 22.30 сәгатьтә тәрҗемәчеләр катнашында Путин һәм Трамп арасындагы әңгәмә белән башланачагын билгеләп үтте.
Шуның белән бергә, җирле вакыт белән 17.45 сәгатьтә (16 августта Мәскәү вакыты белән 4.45 сәгатьтә) Трамп инде Анкоридждан Вашингтонга юл тотарга тиеш.