Зөлфия Рәхмәтуллина: Башкортстанда татар телле басмалар ябыла, дигән сүз - фейк
«Тиражлары аз булган татар газеталары ябыла, дигән сүз – фейк. Башкортстан, Татарстан белән беррәттән, быелның башында басма матбугатка язылучылар саны буенча иң алдынгылар исемлегенә менде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин үткәргән киңәшмәдә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры белдерде. Басма матбугатка язылучылар саны буенча беренче урында – Мәскәү, икенче урында – Краснодар, өченче урынны Башкортстан белән Татарстан бүлеште.
Аерым саннарга тукталып үтик, алар буш урыннан килеп чыкмады. Башкортстанда «среднеразовый» тираж – 207 мең, 600 мең кеше безнең республиканың басма матбугаты белән таныша, дип белдерәбез – бу республика халкының байтак өлешен тәшкил итә.
Интернет үсеш кичергәнчегә кадәр вакыт белән хәзерге тиражлар саны чагыштырырлык түгел, бу – Башкортстанга гына түгел, Татарстанга да кагыла, Татарстанда да шундый ук проблема бардыр, дип уйлыйм. Почта хезмәтенә бәйле сораулар бар.
Басмаларны интернет челтәрендә популярлаштыру буенча күптән эш башланган. Чагыштыру өчен, кайбер саннарны искә төшереп китик. 2019 елда Башкортстан басмаларының социаль челтәрләрдә караучылар саны 580 мең булган, бүген – 3 млн 800 меңне тәшкил итә. Аерма бар. 2019 елда безнең басмаларның сайтларын укучылар саны 2,5 млн булган, бүген – 11 миллионга җитә. Нәтиҗә буларак, безнең республика басмалары заман белән атлый, дибез.
Әлбәттә, без традицион газета-журналларны тормышыбыздан читкә куймыйбыз. Бүгенге көндә республикада 145 матбугат чарасы дөнья күрә, аларның берсе дә ябылмаган. Республикада рус, башкорт, татар, мари, чуваш, удмурт телләрендә басмалар дөнья күрә. 2019 елдан алып карасак, бер генә дә традицион матбугат чарасы да ябылмаган.
Заман белән бергә атлау, укучыларга алар теләгән форматта барып җитүгә килгәндә, бер генә мисалга тукталам. Мәсәлән, республикабызның Салават районында 23 мең чамасы кеше яши. Басма матбугат – тиражлар белән исәпләнсә, электрон форматны исәпли торган чаралары бар. Бер район мисалында әйтә алам: бу басманың сайтын көненә 20 мең кеше карый. Социаль челтәрдә язылучылар саны 70 меңнән артык. Телеграм-каналга безнең басма матбугат соңгы елларда керде. Бер район басмасының гына язылучылар саны 11 мең икән, бу – күп нәрсә турында сөйли. Басма матбугатта да, электрон форматта да журналистлар бер төрле югары кимәлдә эшли.
Гомумән алганда, әйтеп үткәнемчә, Башкортстанда бүген 145 басма дөнья күрә, берсе дә ябылмаган, бу хакта сүз юк. Мин әле оешмага җитәкче буларак шушы арада гына килдем. Төп һөнәрем буенча – журналист, югары уку йортын тәмамлаганнан бирле бу тармакта эшлим. Бүген минем алда куелган төп бурыч – тиражлар санын саклау, киметмәү, арттыру. Бу – бөтен басмаларга кагыла. Шул ук вакытта, әгәр укучыларыбыз безнең контентны кабул итә икән, шушы юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез.
Кабатлап әйтәм: Башкортстан Республикасында ниндидер сәбәпләр аркасында татар телле басмалар ябыла, дигән сүз – фейк, – диде ул.
Башкортстанда чыга торган татар газеталарының бүгенге хәле турында тулырак «Интертат» сайтында Гөлүзә Ибраһимова белән Зилә Мөбәрәкшина язмасында укый аласыз.
- Башкортстандагы татар газеталарының бүгенге хәле: тираж аз булса, ябылу яныймы