Сайлауда Татарстан Иҗтимагый палатасыннан 2,8 мең күзәтүче эшләячәк
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә сайлауга ТР Иҗтимагый палатасыннан 2,8 мең күзәтүче җәлеп ителәчәк. Палата рәисе Зилә Вәлиева «Сайлау ноктасы» киңлегендә узган брифингтан соң шундый санны атады.
«Без һәр сайлау участогына күзәтүчеләр җибәрәбез. Иҗтимагый палатаның үзендә Иҗтимагый күзәтү штабы оештырыла, анда тавыш бирү көне дәвамында безнең белән килешү төзегән иҗтимагый оешма вәкилләре эшләячәк. Ситуацион үзәк тә эшли, ул онлайн режимда республикада тавыш бирү барышына мониторинг алып бара. Без һәрвакыт күзәтүчеләр белән элемтәдә. Квалификацияле юристлар һәм практиклар гамәлдәге законнар буенча киңәш яки аңлатмалар бирәчәк», - диде Вәлиева.
Ул билгеләп үткәнчә, 2018 елдан сайлауларга иҗтимагый контроль хокукы республика Иҗтимагый палатасына закон нигезендә беркетелгән. Күзәтүчеләр өчен «алтын стандарт», 70 пункттан торган чек-лист булдырылган, ул эштә ярдәм итә.
Бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьгә билгеләнгән. Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр ачык булачак.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар, шулай ук 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.