Чираттагы гуманитар эшелон Лениногорскидан махсус хәрби операция зонасына китте
Лениногорскидан махсус хәрби операция зонасына кабат гуманитар йөк озаттылар. Күпсанлы тартмалар, капчыклар, төргәкләр һәм контейнерлар йөк машиналарының кабиналары һәм кузовларында тиз арада үз урынын алды.
«Хәзерге вакытта йөк машиналарына гуманитар ярдәм төйибез», – ди «Арго» торак компаниясе җитәкчесе һәм актив волонтер Рамил Әсәдуллин.
Ул посылкаларны берничә тапкыр туп-туры фронтка үзе илткән, эшен ирекле эшчәнлек белән бергә алып барган.
Янәшәдә - аның фикердәшләре: транспорт компаниясенең бүлек башлыгы Илнур Заһиров һәм ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе, Лениногорск районының элеккеге башлыгы Рәгать Хөсәенов. Алар барысы да йөкне озата бару өчен бөтен эшләрен калдырып бирегә килгән.
«Барлык әйберләрне (автозапчастьләр, тәгәрмәчләр, генераторлар, электр кораллары, эретеп ябыштыру аппаратлары, шөреп боргычлар, болгаркалар, ачкыч җыелмалары, балталар, маскировка челтәрләре, автоном мичләр, мендәрләр, госпитальләр өчен матраслар, дарулар, азык-төлек) хәрбиләрнең сораулары буенча җыйдык», - дип санап китте Рамил Әсәдуллин.
Аның сүзләренчә, бу йөкне җыюда йөзләгән битараф булмаган кеше катнашкан. «Чик сакчылары берлеге»нә, районның дистәләгән предприятие һәм оешмаларына, шулай ук фронт өчен техника, материаллар һәм хәтта мотоцикл сатып алган шәхси эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Йөкне төяүдә Лениногорск башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та катнашты. «Лениногорск – картада гадәти нокта гына түгел. Бу - олы йөрәкле кешеләр. Безнең хәрбиләр моны белеп тора», - дип искәртте ул.
Техника һәм инструментлар белән бергә фронтка оста куллы волонтерлар пешергән тәм-томнар һәм бәлешләр салынган тартмалар да китте. Хәрбиләрне өй ризыгы белән сөендерү өчен алар төне буе плитә яныннан китмәгән.
Машинаның кузовы өстенә кадәр тулды. Алгы пыялада - Татарстан гербы һәм «Гуманитар йөк» дигән язу. Делегация махсус миссия белән юлга кузгала.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул итте. Хәзер ул 3,1 миллион сум тәшкил итә. Түләү ике өлештән тора: 2,7 миллион сумы – республикадан, 400 мең сумы – Саклану министрлыгыннан.
Материал Ильмира Гәрәева катнашында әзерләнде.
Лениногорск районы мэриясе матбугат хезмәте фотолары.