«Рок-берега» өченче рок-фестивале Чистайда меңләгән тамашачыны җыйды
Чистайда «Рок-берега» өченче рок-фестивале гөрләп узды. Ул бөтен Россиядән меңләгән музыка сөючеләрне җыйды. Чара шәһәрнең үзәк мәйданын музыкаль тормышның чын үзәгенә әйләндерде, анда танылган рок-төркемнәрдән алып яшь талантлы башкаручыларга кадәр 10 коллектив чыгыш ясады. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында Гүзәл Хәйруллина яза.
Фестивальдә катнашучыларның һәм кунакларның географиясе үзенең колачы белән таң калдыра: чистайлылардан кала, чарага Казан, Чаллы, Ульяновск, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижевск һәм хәтта Мәскәүдән рок сөючеләр килгән иде. Оештыручылар барлык кунаклар өчен уңайлы атмосфера тудырды, сыйфатлы тавыш белән профессиональ сәхнә, яктырту җайланмалары, төрле фуд-кортлар һәм сувенир кибетләре булдырылган.
Чистай дәүләт музей-тыюлыгы кунакларга шәһәр буйлап мавыктыргыч экскурсияләр тәкъдим итте.
Гаилә аудиториясенә аерым игътибар бирделәр – балалар өчен махсус күңел ачу зонасы эшләде, ә өлкәннәр җирле «Ак Кремль» сыра кайнату заводының алкогольсез продукциясен татып карый алдылар.
Фестивальнең музыкаль программасы тамашачыларга рок-башкаручыларның якты палитрасын тәкъдим итте. Катнашучылар арасында «Анимация», ВИА «Волга-Волга», «Дом Кукол», «Nalien», «Ветер», «Обе-Рек», «Скворцы Степанова», «Хмельная Ворга», «ЖиваGо» һәм «Июльское Утро» төркемнәре бар иде.
– Чистай районы хакимияте әлеге проектны хуплап, чын кыюлык күрсәтте, – дип билгеләп үтте фестивальне оештыручы Антон Салакаев. – Башта без традицион «Волга-Волга» фестивален оештырырга ниятләгән идек, ләкин Дмитрий Иванов җитәкчелегендәге җирле команда белән бергә яңа, уникаль формат булдыру идеясе туды. Шулай итеп, «Рок-берега» барлыкка килде, ул Татарстанда иң зур рок-фестивальгә әверелде. Бу, һичшиксез, бөтен Чистай җәмәгатьчелегенең казанышы.
Фестивальне Чистай музыкантлары – «Июльское Утро» төркеме ачты, «Анимация» һәм «Волга-Волга» төркемнәренең көчле чыгышы белән тәмамланды, тамашачыларга ел буена җитәрлек тәэсирләр калдырды, диедгән хәбәрдә.