Татарстанлыларга ана капиталының күпме өлешен акчалата алырга яраганын әйттеләр
Ана капиталының артып калган өлеше 10 мең сумнан күбрәк булмаган очракта, татарстанлылар бу акчаны ала ала. Моны эшләү тәртибе «Татар-информ» материалында аңлатыла.
Хезмәттән кем файдалана ала
- Ана капиталына сертификат рәсмиләштерелгән кеше акча алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондка яки Күпфункцияле үзәккә шәхсән килеп мөрәҗәгать итә ала;
- Сертификат хуҗасының ышаныч язуы нигезендәге вәкиле, шулай ук опекуны яки попечителе гаризаны бары тик Социаль фонд яки Күпфункцияле үзәк аша гына бирә ала.
Кирәкле шартлар
- Ана капиталы счетында калган акча 10 мең сумнан да артык булмаска тиеш;
- Сертификат буенча планлаштырылган барлык түләүләр инде төгәлләнгән булырга тиеш. Бу, мәсәлән, 3 яшькә кадәрге балага айлык ярдәм яки уку өчен түләү булырга мөмкин. Сертификатта мондый түләүләргә билгеләнгән акчалар алдан ук резервлап куела. Планлаштырылган барлык түләүләр күчерелгәннән соң, калган сумманы алу өчен мөрәҗәгать юлларга мөмкин.
Акчаларны алу тәртибе
- Түбәндәге документларны әзерләгез:
РФ гражданы паспорты (гариза Социаль фондка яки Күпфункцияле үзәккә җибәрелгән очракта);
Банк карталары бәйләнмәгән яки «Мир» картасы гына булган счет реквизитлары. Әгәр шәхси кабинетта социаль счет күрсәтелгән булса, аның мәгълүматлары автомат рәвештә керәчәк.
- Гариза җибәрегез:
Дәүләт хезмәтләре аша җибәрер өчен порталда расланган хисап язмасы булу таләп ителәчәк;
Шәхсән үзең килеп яки ышанычнамә нигезендәге вәкил яки законлы вәкил аша җибәргәндә сертификат хуҗасы кайсы төбәктә яшәүгә карамастан Күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында яки социаль Фонд бүлегендә гариза бирә алачак.
Гариза 10 эш көнендә каралачак. Акчаны уңай карар кабул ителгәннән соң биш эш көне дәвамында күчерәчәкләр.