Хәнифов: Авиаторларның хезмәте һәрвакыт иң абруйлы һәм җаваплы хезмәт булды
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов авиация тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре – Россия һава флоты көне белән котлады.
«Бу бәйрәм авиация тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүче, пассажирларны имин һәм уңайлы шартлар белән тәэмин итүче, очышларның тотрыклылыгын саклаучы һәркемне берләштерә», – дип билгеләп үтте министр.
«Авиаторларның хезмәте һәрвакыт иң абруйлы һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе булды һәм булып кала. Авиациядә күккә чын-чынлап гашыйк, очышларның иминлеге өчен аеруча зур җаваплылык булуны аңлаучы кешеләр эшли», - дип ассызыклады Хәнифов.
«Тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең белемнәрегез һәм тәҗрибәгез авиаторларның яңа буыннары өчен нигез булып тора. Сезнең белемегез һәм эшегезгә тугрылыгыгыз – тармакның бәһасез мирасы», - дип өстәде Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
«Тормышын һава флоты белән бәйләгән һәркемгә профессиональлеге һәм батырлыгы өчен рәхмәт. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, иминлек һәм яңа үрләр телим!» - дип йомгаклады профильле ведомство җитәкчесе.
Россия һава флоты көне Россия Федерациясендә ел саен августның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 1972 елдан бирле шулай ук августның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелгән СССР һава флоты көненең дәвамы.
