Роспотребнадзор: Август ахырында талпаннар активлыгының яңа дулкыны башлана
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) талпаннар активлыгының икенче дулкыны турында кисәтә. Бу хакта мәгълүмат ведомство сайтында чыкты.
«Талпаннарның тереклек эшчәнлеге өчен һаваның иң оптималь температурасы +16 градустан +20 градуска кадәр диапазон, шуңа күрә талпаннарның активлыгының икенче дулкыны август ахырыннан башлана һәм октябрьгә кадәр дәвам итә. Гадәттә бу чор гөмбә сезоны башлануга туры килә», - диелгән Роспотребнадзор сайтында.
Сезон башыннан бирле медицина оешмаларына талпан тешләве аркасында республиканың 9213 кешесе мөрәҗәгать иткән, шуларның 2269ы – балалар.
Халык арасында талпан тешләүнең иң күп саны Казанда (3406 очрак), Чаллыда (873 очрак), Түбән Кама районында (588 очрак) теркәлгән.
Быел талпан вируслы энцефалитыннан 14 меңнән артык кеше прививка ясаткан.
Роспотребнадзор талпаннардан индивидуаль саклану чаралары турында искәртә:
• бер төсле һәм ачык төстәге кием кияргә кирәк, чалбарны итеккә, гольфка яисә тыгыз резинкалы оекбашка тыгып куярга, башыңда башлык яки яулык, җиңнәреңдә манжет булырга тиеш.;
• киемнәрне талпаннарны куркыта торган махсус аэрозольләр, тәннең ачык өлешләрен махсус кремнар белән эшкәртергә кирәк.;
• талпаннарны ачыклау өчен һәр 15-20 минут саен үз-үзеңне һәм бер-береңне тикшерергә кирәк;
• яңа җыелган үсемлекләрне өйгә кертергә киңәш ителми, чөнки аларда талпан булырга мөмкин;
• йорт хайваннарын махсус спрей белән эшкәртергә кирәк;
• табигатьтә ял итү өчен куе үсемлекләр булмаган коры урыннарны сайларга кирәк.