Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу «Казан Экспо»да узучы «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы кысаларында үтте. Очрашуда Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо катнашты.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте, моны Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килүе раслады.
Республика лидеры сүзләренчә, Татарстан Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә актив өлеш кертә. 2023 елда төбәк белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 3,3 миллиард доллар тәшкил иткән. Татарстан компанияләре Кытайдагы партнерлар белән уртак проектлар гамәлгә ашыра, ә Казан белән Кытайның Шанхай һәм Санья шәһәрләре арасындагы турыдан-туры авиаэлемтә эшлекле һәм туристик элемтәләрне үстерергә ярдәм итә.
«Дустанә һәм эшлекле элемтәләребезне ныгыту өчен «РОСТКИ» форумын булдыру турында карар кабул ителде. Форум инде өченче тапкыр уза. Мәйданчыкка ихтыяҗ бар һәм ул яңа проектларны үстерергә ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Кытайның Россия Федерациясендәге илчесенә Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлекне киңәйтүдә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.
Чжан Ханьхуэй форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм Татарстанда Кытай бизнесын җәлеп итү өчен барлык кирәкле шартлар булуын ассызыклады. Ул республикада Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәге ачылуны мөһим вакыйга дип атады.
