25 августта җәлилчеләрне искә алуга багышланган чаралар программасы билгеле
25 августта герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу буенча дәүләт эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре катнашкан күп төрле чаралар үтәчәк.
«25 август бик кайгылы көн, мөһим көн – без Советлар Союзы Герое, бөек шагыйребез Муса Җәлилне һәм аның сугышчан иптәшләрен искә алабыз. Алар шушы көнне безнең килебез өчен көрәшеп ерткычларча үтерелә. Әмма алар хәтеребездә саклана һәм бүгенге көннәрдә аларның батырлыгы тагын да актуаль», – диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов 25 август чараларына багышлап «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.
Программа 10.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирындагы очрашудан башлана. Казанның 1 Май мәйданында 12.00 сәгатьтән башлап шигъри митинг үтәчәк.
«Быел әлеге зур чарага кунак булып Россия язучылар берлеге җитәкчеләренең берсе Николай Иванов киләчәк. Бу инде җәлилчеләргә карата зур хөрмәт билгесе, аларның Россия җәмәгатьчелеге тарафыннан да танылуын билгели», – диде Ленар Хәкимҗанов.
Шигъри митинг кысаларында Ләбиб Лерон шигырьләре нигезендә эшләнгән «114 адым» дигән әдәби композиция күрсәтеләчәк. «Анда 11 җәлилченең һәрбесенә багышланган шигырь яңгырый. Әлеге шигырьләр циклын Кариев театры артистлары сәхнәләштерәчәк. Режиссеры – Булат Гатауллин. Әлеге әдәби-музыкаль перфоманс белән бу чара үзенчәлеклерәк һәм җанлырак булыр», дип аңлатып үтте Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
«Яшьләр ассамблеясе өчен мондый чаралар бик мөһим. Яшьләребез шул чор һәм бүгенге көн батырларын күрә алалар. Без бу темага бәйге уздырдык. Ә 25 август көнен Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыре белән башлаячакбыз. Без аны Идел буе халыклары телләрендә яңгыратабыз», дип программа белән таныштырды Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе рәисе Диләрә Дамар.
Ул төрле буын вәкилләре катнашкан әлеге чараларның яшьләргә патриотик тәрбия бирүен ассызыклады.