Икътисадчы Ракша Үзәк банкның ни өчен төп ставканы кисәк төшермәвен аңлатты
Үзәк банк төп ставканы кисәк төшерми, чөнки көзен инфляция яңадан тизәергә мөмкин. Икътисадчы Алексей Ракша «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикерен белдерде.
Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин июль нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция инде 8,8 процент тәшкил итте, дип белдергән иде. Өстәвенә, Россия Банкы бәяләвенчә, ел ахырына куллану бәяләре динамикасы 6-7 процент чикләрендә булырга мөмкин. Үз чиратында, Үзәк банк департаменты директоры Андрей Ганган «Российская газета»га биргән интервьюсында 2026 елда ставканың уртача күрсәткече 12-13 процент тәшкил итәчәк, дип белдерде.
«Инфляция әле тотрыклы түгел, ә Үзәк банк аның кабат артмаячагына инанырга тели. Вакытның кайсыдыр чорында инфляциянең ниндидер күрсәткечтән түбәнрәк төшүе әле шул ук елның калган чорларында аның үсеш темплары түбән булачак дигәнне аңлатмый. Шартлы рәвештә әйткәндә, хәзер җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өлгергән чорда дефляция кебек еллык аномалия күзәтелә. Башкача әйткәндә, кешеләр бу продуктларны кибеттән сатып алмый, үз түтәлләреннән өзеп ашый. Бу - нормаль күренеш. Һәм инде дүртенче атна дәвам иткән бу атналык дефляция нәтиҗәсендә, әлбәттә, инфляциянең үсеш темплары ел дәвамындагы уртача күрсәткечтән күпкә түбәнәя. Әмма ел саен бу җәйге дефляциядән соң инфляция тизләнә. Димәк, Үзәк банк көз көне һәм алга таба инфляция белән нәрсә булачагын аңларга тели. Шуңа күрә ул хәзер төп ставка буенча бернинди кискен карарлар да кабул итми, чөнки көзен инфляциянең яңадан тизәюе ихтимал», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның әйтүенчә, Үзәк банкта 2026 елгы бюджет буенча кайбер куркынычларны исәпкә алганнар һәм шулар нигезендә төп ставканың нинди булачагын фаразлаганнардыр, мөгаен.
«Хәзерге вакытта бюджетны әзерләү процессы бара, ул түбәндәгечә булырга тиеш: сентябрь башында Финанс министрлыгы Дәүләт Думасына киләсе елга һәм өч еллык чорга бюджет проектын тапшыра, һәм сентябрь ахырында әлеге бюджет кабул ителә. Кайвакыт бу сроклар үзгәрә. Аңлашыла ки, Үзәк банк бу бюджетта нәрсә язылганын инде белә, ә без - юк. Минем уйлавымча, әлеге бюджетка йөз тотып, Үзәк банк ставка буенча үз планнары турында сөйли. Үзәк банкның планнары бюджеттагы әлеге төзәтмәләргә ни дәрәҗәдә туры килә соң? Минем уйлавымча, алар тулысынча тәңгәл, Үзәк банк инфляциянең тиз кимиячәгенә исәп тотмый. Күрәсең, анда Үзәк банк күргән һәм төп ставка буенча фараз ясаганда ул исәпкә алган куркынычлар бардыр», - дип сүзен төгәлләде Ракша.