Кукмара уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар бәйгесендә җиңгән
Кукмара уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча X Бөтенроссия иң яхшы проектлар конкурсында җиңү яулады. Нәтиҗәләре Казанда узган «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында билгеле булды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.
Кукмара 76,5 миллион сум күләмендә грантны шәһәрнең үзәк Ворошилов һәм Ленин урамнарын (Чернышевский урамыннан Муса Җәлил урамына кадәр) ревитализацияләү проектына юнәлдерәчәк. Аны ике архитектура бюросында эшләгәннәр — «M2M3» һәм «Периферия».
Ленин урамы — Кукмараның үзәге. Ул үсешен дәвам итә. Алдагы этапларда туризм һәм локаль эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә басым ясаган уңышлы төзекләндерү проектлары гамәлгә ашырылды. Хәзер проектның өстенлеге — җирле халык өчен уңайлы мохит булдыру.
«Кукмара ансамбле» проекты мәдәни, мәгариф, спорт һәм сәүдә киңлекләрен берләштерә. Ул яңа «өченче урыннар», ягъни шәһәр халкына учреждениеләрдән тыш, очрашу, аралашу, уку һәм ял итү урыннары булдырачак.
Аерым алганда, китапханә артында локаль чыгышлар өчен урын булган, тыныч зоналы уку ишегалды барлыкка киләчәк. Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданны да үзгәртәчәкләр: анда күргәзмә модульләр урнаштырылачак һәм очрашулар өчен пространство булдырачаклар. Ә «Зилант» спорт мәктәбе янында балалар һәм ата-аналар өчен ял итү зонасы эшләргә җыеналар.
Рендерны Татарстан шәһәрләр үсеше институты, фотоны район администрациясе биргән.