Лениногорскиның 70 еллыгына багышланган бәйрәм программасы билгеле
Лениногорск шәһәренең 70 еллыгын һәм «Лениногорскнефть» идарәсенең 80 еллыгына багышланган бәйрәм программасы билгеле булды. Зур бәйрәм чарасы иртәгә, 23 августта, узачак. Бу хакта «Заман сулышы» яза.
23 августта шәһәр һәм район халкын, кунакларны күңелле һәм шәп бәйрәм программасы көтә.
«Юность» стадионында узачак чаралар программасы:
14.00 – театральләштерелгән күренеш;
14.30 – чараның тантаналы өлеше;
15.00 – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев җырлый;
16.00 – Лениногорск коллективлары чыгышы;
17.00 – «ЮКИ» вокаль төркеме;
18.00 – «Алтын барс» премиясе лауреаты, якташыбыз Рамил Галимҗанов;
19.00 – «Татар җыры», «Алтын барс» премияләре лауреаты Марат Яруллин;
20.00 – Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Илсөя Бәдретдинова.
Ул көнне «Юность» стадионында кул эшләре осталары күргәзмәсе эшли, милләтләр аланы тәкъдим ителәчәк. Интерактив-күңел ачу чаралары, мастер-класслар була.