Татарстан Язучылар берлеге белән Композиторлар берлеге Тукай клубында уртак кичә ясады
Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында «Сүздән моң туа» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге концерт ике иҗади берлекнең – Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Композиторлар берлегенең уртак проекты буларак тәкъдим ителде.
Кичә якшәмбе көнгә көн уртасына куелуга карамастан зал шыгрым тулы иде. Тукай клубына шагыйрьләрне алкышлар белән кабат-кабат сәхнәгә чыгара торган тамашачы җыелган иде.
Кичәдә шагыйрьләрдән Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Фәнил Гыйләҗев катнашты. Алар шигырьләрен Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестры уйнавы астында укыдылар.
Концертта яшь җырчылар Элина Сафина, Инсаф Ганибаев, Алмас Хөсәенов, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Байназарова җырлады. Шулай ук, музыкантлар Радик Сәлимов, Булат Туктамышев һәм башкалар катнашты.
«Бүгенге кичә миңа шундый ошады: тавышлар шәп, үзләре матур. Безнең вакытта фонограммалар белән эшләгән чаклар булды. Хәзер алар оркестр белән җырлыйлар. Бик шәп булды! Оештыручыларга рәхмәт!» - диде әдәби-музыкаль кичәне карарга килгән Татарстанның атказанган җырчысы Сәнифә Рангулова.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла кичәне «Затлы концерт» дип билгеләде. Ел дәвамында Берлектә 52 мәдәни-мәгърифәти чара үткәреләчәк. Әлеге кичә шуның берсе.