Юрист мәктәптә акча җыюның законсыз очраклары турында сөйләде
Әгәр мәктәп ата-аналардан сыйныфта ремонт ясау, җиһазлар яки бәйрәмнәргә бизәү өчен әйберләр сатып алырга акча сорый икән – бу мәҗбүр иткән чыгым булып санала. Мондый очракларда ата-аналар мәгариф департаментына, прокуратурага яки Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) шикаять белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу хакта Юрист-блогерлар берлеге әгъзасы Ольга Ошкина хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Ул билгеләп үткәнчә, ата-аналарга администрациядән түләүләрнең ирекле булу-булмавын ачыкларга кирәк. Әгәр мәктәп түләүне мәҗбүри рәвештә сорый икән, моны язмача аңлатуларын таләп итәргә кирәк.
Мәктәп түләүнең мәҗбүри булуын законлы нигезләр белән аңлата алмаган очракта, юрист хокук бозуны мессенджерлардагы язышу, фото- һәм видеоматериаллар, аудиоязмалар яки башка дәлилләр ярдәмендә теркәргә һәм контроль органнарына шикаять юлларга киңәш итә.
Ошкина ассызыклаганча, уку йортлары ата-аналар өчен мәҗбүри суммалар билгеләргә тиеш түгел. Мондый очракларда законсыз нигездә акча җыюны туктатуны таләп итеп директорга язма мөрәҗәгать юлларга мөмкин.
Шул ук вакытта ирекле нигездә акча җыю рөхсәт ителә, ләкин алар мәҗбүри характерда булырга тиеш түгел һәм мәктәпнең хәйрия фонды аша гына җыела ала. Бу бары тик чыгымнарны ачык рәвештә исәпләп барган очракта гына рөхсәт ителә. Шулай ук ата-аналарның шәхси ризалыгы булырга тиеш.
Юрист сүзләренчә, акча түләгән очракта чек яки түләүнең суммасы, максаты һәм датасы күрсәтелгән расписка булырга тиеш. Акча җыю мәҗбүри булу турында формулировкалар булырга тиеш түгел.
Ул шулай ук дәресләрдән соң кичке укыту, түгәрәкләр яки имтиханнарга әзерлек кебек түләүле белем бирү хезмәтләре бары тик ирекле нигездә генә күрсәтелә ала, дип аңлатты.