«Җиңү армиясенә кушыл!» акциясе кысаларында күргәзмә һәм мастер-класслар көтелә
Бүген Казанда «Җиңү армиясенә кушыл!» масштаблы патриотик акциясе узачак. Чараның үзәк мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак.
Биредә Россия армиясе, Африка корпусы һәм Казан югары танк команда училищесы палаткалары урнаштырылачак. Биредә ату кораллары күргәзмәсен карарга мөмкин булачак – якынча 100 берәмлек корал тәкъдим ителәчәк. Шулай ук тактик армия көрәше буенча күрсәтмә чыгышлар көтелә.
Республика көнендә, 30 августта, Казанда «Җиңү армиясенә кушыл!» масштаблы патриотик акциясе узачак. Чара 15:00 сәгатьтә башлана һәм 19:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
«Казан» гаилә үзәге янында Россия армиясе, Африка корпусы һәм Казан югары танк команда училищесы палаткалары урнаштырылачак. Биредә ату кораллары күргәзмәсен карарга мөмкин була – якынча 100 берәмлек корал тәкъдим ителәчәк. Шулай ук тактик армия көрәше буенча күрсәтмә чыгышлар булачак.
Хәрби хезмәткә сайлап алу пункты белгечләре контракт хезмәте турында сөйләячәк, ә волонтерлар исән калу беләзекләре һәм маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Моннан тыш, махсус операция хәрбиләренең амунициясен күрергә, хәрби форма киеп карарга, бүләккә фото алырга, автоматны сүтеп һәм җыеп һәм тирда атып карарга мөмкин була.
«Җиңү армиясенә кушыл!» патриотик акциясе мәйданчыгында кыр кухнясы эшләячәк, анда теләге булган һәркем бушлай чын фронт боткасыннан авыз итә алачак.
Бәйрәмгә Россия Геройлары Умарпаша Ханалиев, Олег Лобунец, Алексей Чагин һәм Владимир Захаров киләчәк.
Программа
- 15.00-19:00 ату кораллары күргәзмәсе һәм кыр кухнясы эше;
- 15:00 – 19:00 автоматны җыю, сүтү һәм тирда ату;
- 15:30 – 18:30 исән калу беләзекләрен һәм маскировка челтәрләрен үрү буенча мастер-класслар;
- 16:00 – 19:00 фотоб.удка;
- 15.45 – 16:00, 17:30 – 17:45 күрсәтмә чыгышлар