Рөстәм Миңнеханов Казанда Борис Тихомиров исемендәге яңа сквер ачты
Казанның Авиатөзелеш районында тантаналы рәвештә Борис Тихомиров исемендәге сквер ачылды. Ул «Б.И.Тихомиров исемендәге Казан Гипронииавиапром» АҖ янында, Дементьев һәм Ижевская урамнары арасында урнашкан. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
«Гипронииавиапром нәкъ менә Борис Иванович белән оборона-сәнәгать комплексының проект оешмасы буларак бөтен илгә танылды. Бүген институтның аның исемен йөртүе символик мәгънәгә ия», - диде ТР Рәисе.
Ул искәртеп үткәнчә, Тихомиров институт белән бергә үскән – 18 ел эчендә инженердан алып генераль директорга кадәр озын юл үткән. Борис Иванович аны 1988 елда – иң катлаулы чорда җитәкли һәм институтны гына түгел, аның уникаль коллективын да саклап кала.
Безнең заманда проектлаучылар, инженерлар һәм төзүчеләр оборона-сәнәгать комплексы объектларына масштаблы модернизация үткәрә (Казан дары заводы, Точмаш, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы), яңа территорияләрдә торак һәм социаль объектлар торгыза, дип искәртте Миңнеханов.
«Без Борис Иванович Тихомировны һәрвакыт максатчан, стандарт булмаган, новаторларча уйларга һәм эш итәргә сәләтле, чын хезмәт кешесе, үз предприятиесенә тугрылыклы кеше буларак истә тотачакбыз. Тихомиров нигез салган традицияләргә тугры калып, Гипронииавиапром коллективының яңа биеклекләргә ирешә һәм мөһим җиңүләр яулый алачагына ышанам», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.
Тантана Тихомиров бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.