Балигъ булмаган балалар җәй көне ял көннәрендә эшли алачак
Сентябрьдән хезмәт законнарына берьюлы берничә үзгәреш үз көченә керә. Эш бирүче 14-17 яшьлек балигъ булмаганнарны бәйрәм һәм ял көннәрендә эшкә җәлеп итә алачак, ләкин бары тик җәйге каникул вакытында һәм мәшгульлек хезмәте юллаганда яки студотрядлар составында гына. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Монда закон чыгаручы күп кенә балигъ булмаганнарның җәйге сезонда хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшкә җәлеп ителүеннән чыгып эш итте, ә ул бу чорда ял көннәрен дә, бәйрәмнәрне дә белми. Әмма шул ук вакытта балигъ булмаганнарны яклауның сәгатьләр саны буенча гомуми кагыйдәләрен берәү дә гамәлдән чыгармады: 14 яшьтән 16 яшькә кадәргеләр биш көнлек эш атнасында көненә дүрт сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел, ә өлкәнрәкләр өчен эш сәгате көненә алты сәгатьтән артык түгел», - дип аңлатты РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.