Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында күп балалы гаиләгә уку кирәк-яраклары тапшырдылар
Яңа уку елы алдыннан Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында күп балалы Галимовлар гаиләсе өчен көтелмәгән кунакларның визиты күңелле сюрприз алып килде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.
Россия Федераль җәзаларны үтәү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җинаять башкарма инспекциясе федераль казна учреждениесенең Лениногорск муниципальара филиалының пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Муксинова белән берлектә, аларга балаларын мәктәпкә җыярга ярдәм итү максатыннан бардылар.
Акция кысаларында өч укучыга – 9 нчы сыйныфка барачак Дианага, 6 нчы сыйныфтан Алмазга һәм 4 нче сыйныф укучысы Булатка - барлык канцелярия кирәк-яраклары салынган яңа рюкзаклар тапшырылды. Мәктәп җыелмаларыннан тыш, гаиләгә азык-төлек тутырылган пакетлар да калдырдылар, ул гаилә бюджетына саллы өлеш кертәчәк.
«Россия Федерациясендә пробация турында»гы федераль закон кысаларында әлеге эш даими алып барыла. Безнең бурыч - күзәтчелек итү генә түгел, ә кулдан килгәнчә социаль ярдәм күрсәтү дә, бигрәк тә балалы гаиләләргә һәм Белем көне алдыннан мондый ярдәм аеруча мөһим», – диде өлкән инспектор Альфред Насыйров.
Балаларның әниләре Наталья кунакларны ачык йөз белән каршы алды. Галимовлар мәктәпкә балаларны әзерләгәннәр, әмма күп балалы гаилә өчен нинди ярдәм дә урынлы.