Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда һәлак булган яшүсмернең әти-әнисе 1 миллион сум мораль компенсация алачак

0

Татарстанда һәлак булган малайның әти-әнисе тимер юл компаниясеннән акчалата компенсация алачак.

Мартта Татарстанда тимер юлда үсмер малай һәлак булган иде. Йөк вагоны түбәсенә менгән малайны контакт челтәреннән ток сугып үтергән.

Татар транспорт прокуратурасы әлеге фаҗига очрагы буенча тикшерү уздырган. Прокурор һәлак булгаң яшүсмернең әти-әнисенең мәнфәгатьләрен якларга булган һәм «Россия тимер юллары» ААҖ компаниясен судка биргән.

Прокурор «Россия тимер юллары»ннан мораль зыян китергән өчен акчалата компенсация түләтүне таләп иткән. Судта яклар бәхәсләшмәгән, алар ирекле рәвештә 1 миллион сум күләмендә компенсация түләү турында килешкән.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *