Миңнуллина: Кытай белән визасыз режим кертү Татарстан бизнесы өчен яңа офыклар ача
Россия һәм Кытай арасында визасыз режим кертү – ике илнең дә икътисади хезмәттәшлекне киңәйтүгә әзерлеген күрсәтүче күптән көтелгән алга китеш. Бу хакта Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде. Аның сүзләрен агентлыкның телеграм-каналы китерә.
Миңнуллина фикеренчә, бу чираттагы адым гына түгел, ә бизнес өчен көчле сигнал, ике яклы элемтәләрне ныгыту өлкәсендәге күпьеллык тырышлыкның нәтиҗәсе.
Агентлык җитәкчесе искәрткәнчә, элегрәк үзара якынлашу юлында 2024 елның сентябрендә Кытайда Татарстанның сәүдә вәкиллеген булдыру, республикада Кытайның генераль консуллыгын ачу, Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәген оештыру, шулай ук Казан белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә булдыру кебек мөһим вакыйгалар булды.
Аның сүзләренчә, визасыз режим кертү яңа мөмкинлекләр ача: эшмәкәрләр хәзер оператив рәвештә сөйләшүләр үткәрергә бара яки документлар рәсмиләштерүгә вакыт сарыф итмичә мөһим килешүләр төзи алачак.
Нәтиҗәдә эшлекле хезмәттәшлекнең сыйфаты артачак, бу финанс карарларын кабул итүне тизәйтәчәк һәм икътисади хезмәттәшлекне моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә чыгарачак, дип ассызыклады агентлык җитәкчесе.