«Бердәм Россия» уку елы башлануга мәктәпләр төзү һәм ремонтлау эшләрен төгәлләде
Яңа уку елы башлануга Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы кысаларында төзелгән һәм ремонтланган яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачылды. Тантаналы чараларда партия вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә «Бердәм Россия»нең ТР бүлеге матбугат хезмәте.
Лаеш районының Сокуры авылында 618 укучыга исәпләнгән яңа уку корпусы ачылды. Дүрт катлы бинаны нибары дүрт айда төзеп бетергәннәр. Бу 264 балага исәпләнгән мәктәпне бушатырга мөмкинлек бирде. Биредә балалар моңарчы ике сменада укыган. Яңа корпус 28 уку кабинетын, 312 урынга исәпләнгән ашханәне, түгәрәкләр уздыру өчен бүлмәләрне һәм укытучылар кабинетын үз эченә ала. Беренче катта киенү бүлмәсе, ашханә һәм сыйныфлар урнашкан.
Алексеевск районында заманча стандартларга тулысынча туры килә торган 75,5 миллион сумлык яңартылган Сахаровка авылы мәктәбе ачылды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм партиянең Алексеевск бүлеге секретаре, район башлыгы Сергей Демидов катнашты.
Аксубай районында В.Г.Тимирясов исемендәге 1нче номерлы урта мәктәп капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Бина тулысынча яңартылган, сыйныфлар бүлмәләре заманча итеп җиһазландырылган. Мәктәпне ачу тантанасына ТР Дәүләт Советы депутатлары, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова һәм район башлыгы Алмаз Мингулов килде.
Азнакайда капиталь ремонттан соң шәһәрнең 9нчы номерлы мәктәбе һәм Балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Ремонтка федераль бюджет 99 миллион сум бүлеп биргән. Партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин укучыларга яңа куанычлар һәм уңышлар теләде.
Тукай районының Кече Шилнә авылында реконструкцияләнгән бинадан һәм өстәмә корпустан торган яңа мәктәп ачылды. Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ассызыклаганча, яңа уку елында балалар иркен һәм заманча шартларда укый алачак.
Түбән Кама районының Прости авылында капиталь ремонттан соң 45 укучыга исәпләнгән мәктәп эшли башлады. Биредә инженерлык челтәрләре, фасад, уку кабинетлары, ашханә, актлар залы һәм спорт залы яңартылган.
Биектау районында «Балачак мохите» һәм «Гөлчәчәк» балалар бакчалары ачылды. Беренче бакчада парталар артына 130 бала утырды, төркемнәр татар һәм рус телләрендә эшли. Район башлыгы Равил Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, яңа учреждениеләр халыкның тормыш сыйфатын яхшырта һәм гамәлдәге мәктәпкәчә учреждениеләргә йөкләнешне киметә.
Икенче балалар бакчасы беренче тапкыр тулысынча яңартылган: җылыту һәм канализация проблемалары хәл ителгән, биналарның интерьеры яңартылган, дизайн татар милли бизәкләре элементлары белән башкарылган.
Быел Татарстанда биш мәктәп, өч өстәмә корпус һәм җиде балалар бакчасы төзеләчәк. Капиталь ремонт программасына 18 мәгариф объекты кертелгән, шулай ук 74 мәктәп ашханәсе ремонтланган.