Лисичанск сәнгать мәктәбендә шәһәрнең 315 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр
Татарстан шефлыгындагы Лисичанскида шәһәрнең 315 еллыгына һәм аны немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 82 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада ветераннар, шәһәр администрациясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин катнашты.
Бәйрәм Татарстан төзекләндергән балалар сәнгать мәктәбендә узды. Биредә күргәзмә, хәрби артефактлар экспозициясе ачылды, шәһәр һәйкәлләре һәм аның танылган якташлары турында документаль фильм күрсәтелде.
«Бүген без Лисичанск җирендә – Приволье шәһәреннән алып Белая Гора авылына кадәр территориядә табылган әйберләрне тәкъдим иттек. Бу солдатларның көнкүреше элементлары, каскалар, кораллар. Безнең өчен кешеләрнең шуны истә тотуы мөһим: 2 сентябрь – ул Шәһәр көне генә түгел, ә барыннан да элек 1943 елда Лисичанскины азат итү көне», – дип билгеләп үтте 209нчы укчы дивизия исемендәге хәрби-тарихи клуб җитәкчесе Дмитрий Думчий.
«Шәһәрне азат итү датасы һәм шәһәргә нигез салынуның 315 еллыгы уңаеннан сәнгать эшләре күргәзмәсе, бәйрәм концерты һәм документаль фильм әзерләдек. Анда Лисичанск һәйкәлләре һәм безнең данлыклы якташларыбыз күрсәтелгән. Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен бу иҗади практика гына түгел, ә тарихның бер өлеше дә», – дип ассызыклады шәһәр администрациясенең мәдәният бүлеге башлыгы Марина Сычева.