Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Актанышта үзенчәлекле балаларга мәктәпкә әзерләнергә булыштылар

0

Актанышта Такталачык мәктәп-интернатында тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучыларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иттеләр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Кунакларны укучылар бик матур итеп җиһазландырылган актлар залында каршы алды. Бүләкләр китергәнне бик ярата сабыйлар. Мәктәп директоры Наилә Хаҗиева исемнәрен әйтүгә, шатланып мәктәп портфельләрен алырга зал түренә чыктылар. Фәйрүзә Сөнгатовна һәрберсенә укуында уңышлар теләп бүләкләрен тапшыргач, рәхмәтләрен әйттеләр.

Такталачык интернат-мәктәбендә 2025-2026 нчы уку елында 38 бала белем һәм тәрбия ала. 31 бала интернатта яшәп укыса, 7 укучы сәламәтлек мөмкинлекләре авыр булу сәбәпле, өйләрендә белем ала. Аларга аерым билгеләнгән педагоглар атнага 4 көн өенә барып дәрес бирәләр.

Мәктәп директоры сүзләренчә, кайбер ата-аналарның балаларын мәктәпкә җибәрәселәре килми, ә бит сәламәтлегендә тайпылышлар булган сабыйны биредә махсус белгечләр шәхси якын килеп укыта, белем бирә, хәтта сөйләшә белмәгәннәрнең телләре ачыла, куллары һөнәргә өйрәнә. Кызлар-егетләр тормышта югалып калмыйча, башка кешегә бәйле булмыйча, үз-үзен карап, эшләп көн итәрлек кешеләр булып чыга.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *