Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Полковник Юрий Беляев Татарстан хәрби комиссариатының 105 еллыгы белән котлады

0

Татарстан Республикасы хәрби комиссары, полковник Юрий Беляев ветераннарны, хезмәткәрләрне һәм барлык республика халкын Татарстан хәрби комиссариаты оешуга 105 ел тулу белән котлады.

Бу бәйрәм – хәрби комиссариатлар хезмәткәрләренең барлык буыннарына хөрмәт күрсәтү. Аларның хәрби хезмәте һәм күпкырлы эшчәнлеге гасыр дәвамында илнең оборонага сәләтлелеген тәэмин итүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә, дип ассызыклады полковник Беляев мөрәҗәгатендә.

Хәрби комиссариат башлыгы искәрткәнчә, 1920 елның 4 сентябрендә Казан губерна хәрби комиссариатын алмаштырган Татар хәрби комиссариатын төзү турында боерык чыгарылган. Беренче көннәрдән үк структурага төп бурычлар йөкләнгән: хәрби исәп, мобилизациягә әзерлек һәм хәрби хезмәткә чакыруны оештыру.

Котлауда аерым сүзләр Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкларга багышланган.

«Германия фашизмы башлап җибәргән сугыш бөек сынау булган. Хәрби комиссариатлар махсус эш режимына күчкән. Кайберәүләр үз теләге белән кичекмәстән хезмәткә алуны сорап мөрәҗәгать иткән. Татарстан Республикасыннан 700 000нән артык кеше хәрби хезмәткә алынган», – дип билгеләп үтте полковник Беляев.

Ул шулай ук хәрби комиссариатларның хезмәткәрләре эвакуацияләнгән заводларга ярдәм иткән, госпитальләр формалаштырган һәм яраланган солдатлар турында кайгырткан, дип өстәде.

Мөрәҗәгатьтә хәрби комиссариатларның чирәм җирләрдән уңыш җыеп алу, Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерү һәм Әфганстан Республикасында хәрби бурычлар үтәү кебек катлаулы чорларга керткән өлешләре билгеләп үтелде.

«Махсус хәрби операция башлану турында игълан итү белән республика хәрби комиссариаты куелган бурычларны үтәүгә актив кушылды. 1941 елдан бирле беренче тапкыр өлешчә мобилизация үткәрелде», - диде ул.

Беляев ассызыклаганча, бүгенге көндә хәрби комиссариатларның хезмәткәрләренә катлаулы эш йөкләнгән: хәрбиләрнең, хәбәрсез югалганнарның һәм һәлак булганнарның гаиләләре белән эшләү, шулай ук Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү.

«Хәрби комиссариат хезмәткәрләрен алда катлаулы вакытлар көтә, ләкин коллектив куелган барлык бурычларны да уңышлы үтәячәк, дип ышанып әйтергә була», - дип белдерде полковник.

Азактан Юрий Беляев ветераннарга һәм гамәлдәге хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм Ватан иминлеге өчен башкарган хезмәтләрендә уңышлар теләде.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *