Россиягә сәфәр ясаган чит ил туристлары арасында Казан лидерлар рәтендә урын алды
Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан чит ил туристларының Россиягә сәфәрләре арасында лидерлар булып кала, әмма башка маршрутлар да кызыксыну уята. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына РФ Икътисади үсеш министрлыгының икътисади хезмәттәшлек һәм махсус проектлар департаменты директоры Никита Кондратьев сөйләгән.
«Туризм буенча Мәскәү, Питер, Казан үсеш ала», - дигән ул, чит ил кешеләре өчен Россия Федерациясендәге төп юнәлешләрне шәрехләп.
Аның сүзләренчә, Ерак Көнчыгыш федераль округына да, Себернең кайбер шәһәрләренә дә туристлар агымы арта. Моннан тыш, Кавказ белән кызыксынучылар күбәя. «Белоруссия гражданнары Кавказга бик актив бара, безнең тау чаңгысы курортларыннан файдалана», - дип өстәде Кондратьев.