Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Герман Греф ел азагына рубль бәясе төшәчәк дип фаразлый

0

2025 ел азагына рубль бәясенең төшүе көтелә, моңа төп ставка дәрәҗәсе кимү дә йогынты ясаячак. Бу хакта журналистларга Х Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Безнең барлык бәяләүләр нигезендә, [рубль] курсы ел азагына кадәр кимергә тиеш, бу экспортерлар һәм бюджет өчен куркынычларны киметәчәк», – дип хәбәр итте банкир.

Греф әйтүенчә, Россия валютасы, аерым алганда, төп ставка дәрәҗәсе төшү нәтиҗәсендә кимергә тиеш.

Саклык банкының соңгы макрофаразыннан билгеле булганча, илкүләм валюта агымдагы ел азагына бер АКШ доллары өчен 90 сумга кадәр кимиячәк, дип билгели агентлык.

Шул ук вакытта, Греф бәяләвенчә, 2025 ел азагына төп ставка якынча 14 процент тәшкил итәчәк. Аның фикеренчә, бу илнең икътисадын җанландырып җибәрү өчен җитәрлек түгел.

«<...> инфляциянең хәзерге дәрәҗәләрен исәпкә алганда, икътисадны җанландырып җибәрерлек ставка 12 процент һәм аннан да түбәнрәк дәрәҗәдә булырга тиеш», - дип аңлатты ул. Греф шулай ук Россия банкы икътисадның рецессиягә күчүенә юл куймау өчен мөмкин кадәр барысын да эшләячәк, дип белдерде.

Үзәк банкның директорлар советы утырышында төп ставка ким дигәндә ике процент пунктына кимергә тиеш, дип яза «Коммерсанть».


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *