Татарстан Рәисе ярдәмчесе Апаста яшьләрнең сорауларына җавап бирде
Апаста тәрбия эшләрен һәм «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеген үстерү буенча Координацион Совет узды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ландыш Гайнуллина яза.
Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Татарстан Республикасы рәисе ярдәмчесе, «Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм аның командасы катнашты.
Районның барлык мәктәпләрендә, шул исәптән спорт мәктәпләрендә, «Сәләт» балалар иҗат үзәгендә, Апас аграр көллиятендә, район үзәк китапханәсендә, үзәкләштерелгән клублар системасында «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренчел оешмалары эшләп килә. Барлыгы районда 27 шундый бүлекчә теркәлгән.
Кунакларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде һәм ул чыгышында яшьләр, балалар тәрбиясенең ата-аналар, укытучылар, җәмәгатьчелекнең бергә, бер йодрык булып эшчәнлегеннән торуын билгеләп узды.
«Безнең максатыбыз – балаларыбызга дөрес юлны сайларга ярдәм итү, тискәре йогынтылардан, илебезгә каршы сәясәт тудыручы явыз ниятле кешеләрдән саклап калу. Ә «Алдынгылар хәрәкәте» нәкъ менә алдынгы карашлы, заманча фикер йөрткән аңлы яшьләр тәрбияли, - диде район башлыгы.
Очрашуга шулай ук укытучылар, ата-аналар да килгән иде. Биредә районда, мәктәпләрдә барган тәрбия эшләре буенча чыгышлар тыңланды. «Алдынгылар хәрәкәте» бүлегенең муниципаль кураторы Гөлназ Хантимирова бүлекчә эшчәнлеге буенча хисап тотты. Яшьләр тәрбиясендә активлык күрсәткән райондашларны, ата-аналарны, укытучыларны Тимур Сөләйманов Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Очрашу-сөйләшүләр Апас урта мәктәбендә дәвам итте. Биредә кунаклар Апас урта мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар, заманча, матур мәктәпкә соклануларын белдерделәр.
Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов балалар белән эчкерсез сөйләшеп утырды, киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. Яшьләрнең үтенечләрен тыңлап, сорауларына җавап бирде.