Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Удмуртиядән 96 яшьлек Әминә Касыймова: Хәзер тормышлар рәхәт, пенсия бар

0

Удмуртиядә чыгучы «Яңарыш» газетасында Фәнзилә Салихованың «Биктеш кайда, Биктеш кайда? Биктеш Паюра ягында...» дигән мәкаләсе чыкты.

«Биктештә мин 2019 елның җәендә авылның 200 еллыгында һәм шуңа туры китереп уздырыл­ган Касыймовлар җыенында булган идем. Әле җыен башланганчы Сания апа Касыймова белән сөйләшеп торуыбыз истә. «Җиде өйгә тугыз кеше. Харис, Вәгыйзь – менә дүрт өй монда, уртада әле Фатыйх белән Әминә җиңгәйләр бар», – дип тезеп киткән иде ул чакта әңгәмәдәшем, урамдагы йорт­ларга күрсәтә-күрсәтә.

Биктештә яздан көзгә кадәр тормыш кайный, кышка йортлар бушап кала. Күпләр Глазов шәһәренә, район үзәге Балезинога күчеп китеп, нигезләрен җәйге бакча итеп тота. Сания апа да шулай. «Шушында тудым, шушында үстем, ат кебек көчемне салдым. Җиде класс бетердем, колхозда эшләдем. Кырык өй, авылда халык күп иде, утыз бишәр кеше иртәнге өчтә печәнгә чыга идек. Кояш баеганчы эшләдек, аннары кичке уенга чыга идек. Клубыбыз бар иде. Үз авылыбызда өч класска кадәр укыдым. Мәчетебез, янгын каланчабыз бар иде. Бик ямьле авыл иде, бик тату тордык», – дип, хәтер йомгагын сүтте Сания апа.

Авылның тарихы

Биктешкә 1818-1825 елларда Рафик Фәйзулла улы Касимов нигез сала. Нәселе Кистемне нигезләгән Мөхәммәтколга барып тоташа, Нократ кенәзе Касим бинең ерак оныгы да ул. 1809 елда Рафик өйләнеп, улы Гибадулла туа, әмма хатыны озак яшәми, вафат була. Тол калган Рафикны 1810 елда хәрби хезмәткә алалар. Аннан соң ул Пермьдә заводта эшли, 1818 елда туган туфрагына кайта. 18 яшьлек Җәмилә Касимованы хатынлыкка ала, уллары Фадлүлла туа.

Кистемдә чәчүлек җирләр җитмәгән чор була. 1804-1835 елларда Вятка губерниясендә патша хөкүмәтенең межалау турындагы карары нигезендә, кистемлеләр алдында удмуртларга кулланырга ( арендага) биреп торган җирләреннән мәхрүм калу куркынычы туа. Җирләрен саклау максатыннан, башта Паюра, соңрак Әхмәди, Биктеш, Кече Парҗы авылларына нигез салалар.

Биктеш утырган Уварсемка елгасының сул ярында удмуртлар яшәгән. Җир белән бәйле каршылыклар тугач, алар күчеп утырып, удмурт Биктешенә нигез сала. Рафик Касимов исә, Уварсемканың уң ярына урнаша. Башта ул йортында җәйләрен генә яши, кышка Паюра (Падера) авылына китә торган була. 1825 елда инде Биктештә төпләнә. Авылда аның нәсел дәвамчылары калмаган, уллары сабый чакта ук дөнья куялар.

1830 елда Биктешкә Тәрҗемә Касимов күчә. Авылдагы «Гали балалар», «Гани балалар» дип йөртелүче нәселләр – аның дәвамчылары. Алардан соң Кистемнән Биктешкә Сабит Касимов, Шәмгун Касимов («Шәми балалар» нәселе), Галим Касимов (аннан «Нәби балалар» нәселе бара), Фәтхулла Касимов. Үрьякала авылыннан Гафур һәм Бикташ Тютиннар («Гафур балалар» һәм «Бикташ балалар» нәселләре) күчеп киләләр. Авылга Бикташ кученгәнче кадәр авылның исеме булмаган дигән сүзләр бар, имеш, Биктеш атамасы шуннан киткән. Әмма Бикташ Тютин күченгәнче үк 1834 елгы җанисәп документларында авылның исеме бар инде. Аның татарларга кадәр шунда яшәгән удмурт кешесен исеме булуы да ихтимал.

1879-1880 елларда Казан губерниясе Шәмәк авылыннан Әбүбәкер Насыйров гаиләсе белән Биктешкә имам буларак килә. Ул указлы мулла булмый, чөнки Биктеш авылы башта Кистем, соңрак Паюра мәхәлләсенә керә. 1902 елда гыйбадәт йорты салына, ул егерменче гасыр уртасына кадәр эшләп, сүтелә. Беренче җанисәпкә караганда, 1834 елда Биктештә 2 генә гаилә булса, бер гасыр дәвамында авыл зураеп, 1940-50 елларда инде 40 йорт булып, 200 ләп кеше яши.

Бүгенгесе

Авыл күптән мәчетсез. Янгын каланчасы Лудорвай музей тыюлыгын бизи хәзер. Теге килүемдә игътибар ителмәгән, ихаталарның күбесендә сиртмәле коелар, колгалары ерактан күренеп тора. Аннан су алуы гаять җайлы икән, колганың бер башына бәйләнгән чиләкне коега төшерәсең, су тулгач, чылбырыннан өскә күтәрәсең, колга рычаг ролен үти. Без туктап, су алып караган кое авыл башында булса, уртада – сугышта һәлак булганнарның исем фамилияләре уелган мәрмәр таш, шактые Тютин фамилияле. Авылда фронт кичкән сугыш ветераннары инде барысы да бакыйлыкта.

Балачаклары дәһшәтле елларга туры килеп, кыенлыгын ябык җилкәләрендә күтәргәннәрнең берсе – Әминә Ибраһим кызы Касыймова. Ул җиде балалы гаиләдә туа. «Сугышка күп кеше китте, күп беттеләр, барыбыз да атасыз калдык. Без кечкенә идек, елый-елый, җәяү озата бардык, – дип искә ала ул. – Авырдан тордык, кычыткан, үлән, черек бәрәңге ашадык. Бәрәңгене колхоз утырта иде, җирдә калганын җыйганда орышалар иде, колхоз биргән граммнар (ашлык) җитми иде».

Әминә апаның әтисе дә сугышта ятып кала, үзенә ат та җигәргә, урак белән ашлык та урырга туры килә. Әминә апага 96 яшь, хәтере әле әйбәт. «Сабира тәтәй үзенә кунычы кыска гына, үкчәле итек (сапоги), шәл алган. Миңа 15 яшь, берни дә алмаган, елыйм. Әни юата. Хезмәт көненә бодай алган идек. «Ике бидрә шуны ал да, ат җик, калага барып кайт», – диде әни. Бардым, шуны сатып, итек алдым. Яңа итекләр киеп, «Юнда базар» бәйрәменә бардым, рәхәтләнеп биедем. Биктешнең клубы бар, зур иде, тирә-яклар кызыга иде. Кистемдә, Паюрада да юк иде андый клуб. Тамак ачлыгы онытыла, клубка чыга, күңел ача идек. 1955 елда кияүгә чыктым. Туйга каладан прәннек алып кайт­тык. Хәзер тормышлар рәхәт, пенсия бар», – дип сөйли ул.

Әминә апа ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергән. Гомере буе «Беренче май» колхозында эшләгән, хәзер кызы тәрбиясендә яши, оныклары, оныкчыклары үсә. Йөз ягына чыкса да, Әминә апаның тавышы көр әле. Максатыбыз аның җырлаганын да яздырып алу иде, дөресрәге, чүпче татарларының борынгы җыруларын. «Шушма көен» онытмаган.

Утырдым көймәләрнең түренә лә,

Карамадым ич суларның йөзенә.

Суларның йөзендә һич кара юк,

Алланың язганы ич, эшләргә чара юк.

Республиканың төньягында авыл-авыл булып утырган чүпче татарларының язмышы, яшәеше шул җырларында чагыла. «Биктеш кайда, Биктеш кайда? Биктеш Паюра ягында, кошлар булып очар идем, бик сагынган чагында,» – бу юллар «Шатлык» ансамбле репертуарыннан. Биктештә инде клуб юк, ә ансамбль бар. Беренче Касимовлар җыенына әзерләнгәндә оеша ул. Быел алар Кистемдә узучы традицион районара «Шау-гөр» фестивалендә дә катнаш­тылар».


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *