Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы көзен янгын куркынычы турында кисәтте
Бүгенге көндә Татарстан территориясендә урманнарда өченче класслы янгын куркынычы теркәлгән. Әмма җылы һәм коры һава торышы сәбәпле, урыны белән дүртенче класс фаразлана. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны шактый иртә, 31 мартта ачылды. Баштан ук вазгыять контрольгә алынды, даими рәвештә янгын куркынычы мониторингы үткәрелә. Моннан тыш, республикада урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар башкарылды», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Иртә яздан соң төбәктә җәй көне эсселек һәм явым-төшем чоры чиратлашып барды. Янгын куркынычы югары булу сәбәпле, бу сезонда бер тапкыр гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүенә чикләүләр кертелде. Ул 31 майдан 20 июньгә кадәр гамәлдә булды.
«Янгын куркынычы булган сезонны октябрь уртасыннан да иртәрәк ябарга планлаштырмыйбыз. Күпләр көзен янгын куркынычы кими дип уйлый, ләкин бу алай түгел. Кешеләр үзләренең йорт яны кишәрлекләрен тәртипкә китерә, урманга гөмбә җыярга йөри, ә коры яфраклар һәм үләннәр җил белән бергә – ут таралу өчен идеаль шартлар», – дип аңлатты Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
Ел башыннан республикада урман янындагы җирләрдә барлыгы 542 термик нокта һәм 356 яну очрагы теркәлгән. Термик нокталар саны быел узган елның шул ук күрсәткеченнән 1,8 тапкырга күбрәк, ә янгыннар саны ике тапкырга арткан. Бәхеткә, урман янгыннары булмады.