Ренат Вәлиуллин Халыклар дуслыгы йортында мәдәни атналыклар уздырырга тәкъдим итте
ТР Халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин милли-мәдәни берләшмәләргә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында тематик чаралар белән мәдәни атналыклар уздырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга багышланган түгәрәк өстәлдә белдерде.
«Бер милли-мәдәни автономиягә бер атна бүлеп бирәчәкбез. Атна буе ул биредә түгәрәк өстәлләр, конкурслар, конференцияләр, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, күргәзмәләр үткәрә. Ә аннары Халыклар дуслыгы йортының яңартылган залында йомгаклау концерты булачак. Әгәр сез риза булсагыз, без концепцияне эшләячәкбез һәм эшкә керешәчәкбез», – диде Вәлиуллин.
Ул ассызыклаганча, Татарстан халыклары ассамблеясенең, галимнәрнең, педагогларның һәм иҗтимагый оешмаларның төп бурычы – Россиянең тел байлыгын саклау.
ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Вәлиуллинның идеясен хуплады.
«Күпмилләтле халкыбызны мәдәниятегез, казанышларыгыз, тәкъдимнәрегез белән якыннанрак таныштырыгыз», - дип җавап бирде ул мондый тәкъдимгә.