Словакия илчесе һәм Татарстанның Россиядәге вәкиле хезмәттәшлек турында сөйләште
Словакиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Петер Припутен һәм Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Үзәк Европа иле белән Россия Федерациясе составына керүче республика арасында хезмәттәшлекне яңадан башлап җибәрү мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук Словакия ягыннан илче урынбасары Карол Сметана һәм сәүдә вәкиле Андрей Ештваник катнашты. Сөйләшү Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды.
«Словакия белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр элеккеге кебек үсүенә шат булачакбыз», - дип ассызыклады илче. Ул шулай ук искәрткәнчә, Словакия Премьер-министры Роберт Фицо күптән түгел РФ белән элемтәләргә карата конструктив мөнәсәбәте һәм ике дәүләт арасындагы хезмәттәшлекне яңадан башлап җибәрү белән кызыксынуы турында белдерде.
Фицо җитәкчелегендәге Словакия делегациясе Мәскәүгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә килгән иде. Ул вакытта Россия Президенты Владимир Путин ул вакытта Словакия лидерына Россиядәге һәйкәлләргә һәм совет сугышчылары җирләнгән урыннарга сакчыл мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.
«Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Чехословакиядә нацистларга каршы хәрби хәрәкәтләрдә 60 меңнән артык Кызыл Армия солдаты, шул исәптән татарлар һәлак булды. Без илебезне фашист гаскәрләреннән азат итүдә Россиянең, СССРның ролен бик югары бәялибез. Үткәнне онытырга ярамый. Тарихны белергә, истә тотарга һәм хөрмәт итәргә кирәк», – дип белдерде Петер Припутен.
Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан Словакия белән хезмәттәшлекне үстерергә шат булачак. Аның сүзләренчә, бик күп өлкәләрдә уртак проектлар һәм инициативалар гамәлгә ашырырга була.
Махсус хәрби операция башланганчы Словакия Татарстанның мөһим чит ил партнерларының берсе иде. «Татнефть», КАМАЗ, «Түбән Кама нефтехим» һәм башка Татарстан компанияләренең аның белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. 2019 елда Братиславада «Татарстан – Словакия» эшлекле форумы узды. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе катнашты.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Словакия илчесен Татарстанга чакырды. «Республика хезмәттәшлекне яңадан башлап җибәрү һәм киңәйтү белән кызыксына. Сезне Татарстан территориясендә уздырыла торган халыкара форумнарда һәм күргәзмәләрдә күрергә шат булачакбыз. Сезне безнең төбәк белән якыннанрак танышырга чакырабыз», – диде ул.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиленең халыкара һәм икътисади элемтәләрне координацияләү буенча урынбасары Фәннур Гарифуллин кунакларга Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалы, республиканың зур сәнәгать предприятиеләре һәм инновацион сәясәте – махсус икътисади зоналар, технопарклар һәм сәнәгать мәйданчыклары турында сөйләде.