Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсендә Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды
Оренбург өлкәсенә эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Тантана бөек шагыйрь һәм каһарман исемен мәңгеләштерүгә бер адым булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада катнашучылар Муса Җәлилне бер минут тынлык белән искә алдылар, аның тиңдәшсез батырлыгын һәм татар мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үттеләр, диелә хәбәрдә.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
-
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.