Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Турэксперт көз көне кайсы илләрдә ял бәясе кыйммәтләнәчәге турында сөйләде

0

Көз уртасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Таиландта, шулай ук Кытайның Хайнань утравында һәм Мальдив утрауларында ял итү сизелерлек кыйммәтләнәчәк. Бу хакта онлайн-турагентлык хуҗасы Надежда Яблонская сөйләде, дип хәбәр итә NEWS.ru.

Бу локацияләрдә ял бәясе кыйммәтләнүен эксперт октябрь-ноябрьдә анда югары сезон башлануы белән аңлата. Димәк, сентябрьдә әлеге юнәлешләр буенча туристлык сәфәрләре көз уртасы һәм ахыры белән чагыштырганда отышлырак.

Шул ук вакытта Төркиядә якынлашып килүче кыш сәбәпле ял бәясе арзаная. «Диңгез суына, сезон тәмамлана», – дип ачыклык кертте Яблонская.

Белгеч шулай ук өстәп әйткәнчә, быел көздә россиялеләр арасында иң популяр чит ил юнәлешләре – Төркия, Мисыр, Таиланд, Хайнань һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *