Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Алтын мөнбәр»нең «Милли конкурс»ында төп приз «Әниләр һәм бәбиләр»гә бирелде

0

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең иң яхшы милли фильмы дип Ирек Хафизовның «Әниләр һәм бәбиләр» фильмы игълан ителде. Кинофестивальнең «Милли конкурс»ында төп приз әлеге фильмга тапшырылды.

«Безнең эшебезне югары бәяләгән өчен зур рәхмәт! Продюсер Миләүшә Айтугановага мондый мөмкинлек бирүе өчен зур рәхмәт! Олы зур рәхмәтемне кызларыма әйтәм», – диде Ирек Хафизов сәхнәдән, кинода төшкән актрисаларга мөрәҗәгать итеп.

«Бу фильм безнең өчен бик әһәмиятле иде, без аны зур команда белән эшләдек. Безнең бер актерыбызның тууына берничә сәгать кенә иде – ул тууга ук безнең фильмда төште», – диде фильмның икенче режиссеры Юлия Захарова.

Призны Татарстан режиссерларына Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева тапшырды.

«Милли кино» номинациясенә килгәндә, ул безнең тарих, ул безнең киләчәк. Милли кино белән без телебезне саклыйбыз, мәдәниятне саклыйбыз, көнкүрешебезне һәм традицияләрне саклыйбыз», – диде ул милли киемнән сәхнәгә күтәрелеп.

Роза Әхмәдиева мәдәниятне саклаучы һәм киләчәк буыннарга тапшыручы укытучы-остазларга, шул исәптән институт профессоры, кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтугановага да рәхмәтләрен әйтте.

Ректор чыгышын Роберт Миңнуллиның «Яратыгыз» шигыре юллары белән тәмамлады. «Яратыгыз туган телебезне, яратыгыз газиз илебезне, бернигә дә карамый, мәхәббәтсез яшәү ярамый», – дигән юлларны кабатлады ул.

«Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә приз «Русалки» фильмы өчен Анна Баязитовага тапшырылды.

«Иң яхшы кыска метражлы фильм» номинациясендә приз Александр Далматовның «Кеше китә – җыры кала» телесериалына тапшырылды. Кинофестиваль кысаларында аның беренче сериясе тәкъдим ителгән. Призны «Ватан» телекомпаниясе җитәкчесе Алена Сөләйманова кабул итеп алды.

«Балалар өчен иң яхшы фильм» номинациясендә приз «Туган батыр» анимацион фильмына тапшырылды.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *