Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда Бердәм сайлау көне: Бушлай җәмәгать транспорты, концерт һәм фотоконкурс

0

Сайлау көнендә бушлай җәмәгать транспортында йөреп була

14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм депутатларны сайлау участоклары ишекләре иртәнге 7.00 сәгатьтә ачылачак. Участоклар тавыш бирүчеләр өчен үз эшен 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Республика 7,5 меңнән артык муниципаль депутат һәм 18нче санлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

«Сайлау участогында тавыш биргәннән соң беләзек аласыз, аның белән бу көнне җәмәгать транспортында йөрү дә бушлай булачагын әйттеләр. Аның өчен кондуктор яки шофёрга браслетны күрсәтеп алу кирәк булачак. Җәмәгать транспорты дигәндә – метрополитен, трамвай, троллейбус һәм шәһәр буйлап хәрәкәт итә торган автобуслар күз уңында тотыла», – дип белдерде Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

Абзалов сайлаулар уңаеннан оештырылачак концерт турында да сөйләп алды.

«Татарстан өчен мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга уңаеннан төрле кызыклы чаралар көтелә. Бу көнне сайлау участокларында арзанрак бәягә ризыклар, кирәк-яраклардан торган ярминкәләр эшләячәк. Аннары кичен «Казан» гаилә үзәге янында «Гаилә белән сайлыйбыз!» фестивале мәдәни программасы була. Әлеге мәйданчык 14.00 сәгатьтән үз эшен башлый. Аңа керү – сайлау участокларында бирелгән беләзекләр буенча булачак. Беләзеккә «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип языла һәм куар-код урнаштырыла. Концертны Казанда яшәүчеләр генә түгел, ә «ТНВ» телеканалы аша бөтен халык карый алачак», – диде ул.

Сибгат Хәким урамы ягында 14 сентябрьгә каршы төннән үк автомобилистлар өчен чикләүләр кертеләчәге дә билгеле. Чикләүләр концерт тамашасы сәбәпле булачак һәм 15 сентябрь төнендә үк гамәлдән чыгарылачак.

Бердәм сайлау көне уңаеннан булган концертта «Яңа дулкын» катнашучылары да җырлавын да ишетеп булачак

«Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә бәйрәм программасы 15.00 сәгатьтә башлана.

«Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә бөтенебезгә таныш көй-моңнарны джаз стилендә шәһәрнең «Just Brass» джаз оркестры тәкъдим итәчәк. Аннары тамашачылар бик яратып тыңлаган Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев соло программаларын тәкъдим итәчәк. Салават Фәтхетдинов исә бөтенебез дә яраткан хитларын җырлаячак. Без аның белән бу темага сөйләштек, ул «Мин яратам сине, Татарстан» җырын да башкарачак. Ул бөтен республика халкын берләштерә торган халык гимны булып яңгыраячак. Шулай ук бу көнне Казанда үткән «Яңа дулкын»ның берничә катнашучысы чыгыш ясаячак», – дип сөйләде Азат Абзалов.

«Яңа дулкын»да катнашкан җырчы Елена Фрейман, «Оберег» һәм «Иволга» төркемнәре җырлаячагы билгеле. Россия эстрадасы йолдызларыннан җырчы Алсу, Клава Кока һәм «Дискотека Авария» төркеме концерт тамашасы хедлайнерлары булачак. Шулай ук «Россия-1» телеканалында барган «Ну-ка, все вместе!» музыкаль шоуында җиңү яулаган Дмитрий Железнов хоры композициясе яңгыраячак. Концерт барышында махсус хәрби операция катнашучыларыннан торган «Добробат», хәрбиләр янына гуманитар ярдәм илтеп йөрүче «Хорошее настроение» ансамбльләре чыгыш ясаячак.

«Концертка килгәндә, танылган артистлар чыгышын тамаша кылу гына түгел, ә күпсанлы мастер-классларда, ватанпәрвәрлек рухындагы программаларда да катнашу мөмкин булачак. Мәсәлән «Щит и меч Татарстана» мәйданчыгында Россия Армиясенә багышланган стенд тәкъдим ителәчәк. Аннан соң Татарстанның кәсепчелек осталары мастер-класслар оештыра. Балалар өчен урам театры һәм башка күңелле программалар әзерләнде. Шулай ук мәйданда гастрономия киңлеге тә булачак. Безнең Казан гастрономик фестивальләре белән дә данлыклы һәм аларның резидентлары да монда булыр», – дип ассызыклады спикер.

Гаилә белән сайлауда катнашып ничек автомашина яки телефон җиңәргә?

Бердәм сайлау көненә багышланган фотоконкурста катнашучылар арасында ике «SollersST8» автомобиле һәм 11 «iPhone 16» смартфоны уйнатылачагы да билгеле булды. Бу хакта Артур Кортес сөйләп үтте. Ул әлеге фотоконкурсны «ТНВ» телеканалында туры трансляциядә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Алга» төркемендә алып барачак.

«14 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән алып 20.00 сәгатькә кадәр сезгә сайлау участогы фонында «Гаилә белән сайлыбыз!» дигән махсус беләзек белән гаилә фотосы ясарга кирәк. Беләзекләр сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә. Фотосурәтләрне «ВКонтакте»дагы шәхси аккаунтыгызда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырыгыз», – дип аңлатып китте Артур Кортес һәм фотоконкурсның кагыйдәләре белән таныштырып алды.

Конкурстагы өстәмә кагыйдәләргә килгәндә, фотода ким дигәндә ике кеше – бер гаилә әгъзалары булырга тиеш; сайлау участогына керү урыны (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш. Аннары фотографиядә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә бирелә торган ким дигәндә бер махсус беләзек күренүе һәм пост 14 сентябрьдә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр бастырылуы зарур. «ВКонтакте»да катнашучының аккаунты ачык булуы һәм республика территориясендә теркәлгән кешенеке булуы да шартларның берсе.

«Бездә модераторлар төркеме эшли. Бу – фейклар булмасын өчен һәр аккаунтны, һәр постны тикшереп чыга торган тулы бер команда. Публикацияне иртәрәк урнаштыручыларның шанслары бермә-бер арта», – дип тә өстәде спикер.

«Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе туры эфирда марафон үткәрә

14 сентябрьдә Татарстанда Бердәм сайлаулар көнендә «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе «Мин яратам сине, Татарстан!» дип исемләнгән 14 сәгатьлек телемарафон уздырачак. Ул 8.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта телерадиокомпания генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Светлана Кадыйрова хәбәр итте.

«Без республика өчен бу мөһим көндә – якындагы биш елга үсеш векторын билгеләгәндә, казанышлар һәм республика файдасына иҗат итүче кешеләр турында сөйлисебез килә. Зур телемарафон үткәрергә җыенабыз, барлыгы 150 кунак була. Яңалыкларның махсус чыгарылышлары, сәясәт белгечләре, иҗтимагый күзәтүчеләр чыгышлары яңгыраячак. Шулай ук махсус хәрби операция зонасы һәм башкалабыз Мәскәүдән телекүперләр уздыру көтелә», – дип билгеләп үтте Кадыйрова.

Шулай ук спикер, телестудия стандарт телевизион үлчәмнәр буенча бизәлмәячәген ассызыклады. «Безнең ишегалды» программасы дизайнында булачак, анда чын эскәмия, фонарь, клумбалар булачак. Ә туры эфир трансляциясе барышында өч мәртәбә төрле стильдә «Мин яратам сине, Татарстан» җырын тыңларга мөмкин.

Студиянең кунаклары итеп җыр сәнгате йолдызлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Артур һәм Эльза Исламовлар чакырылган. Шулай ук кунаклар рәтендә «Күрше фест» ишегалды вакыйгалары конкурсында җиңүчеләр, «ШАЯН ТВ» телеканалының яшь йолдызлары, хезмәт династияләре, галимнәр һәм мәктәп укучылары коллективлары вәкилләре булачак.

  • Искәртеп үтәбез, 14 сентябрьдә ватандашлар Татарстан Республикасы Рәисен һәм 7663 җирле үзидарә органнары депутатын сайлаячак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *